Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фронтта да сугышканнар, тылда да тырышып эшләгәннәр

Без укучыларыбызны Питрәчнең озын гомерле кешеләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Аларны туган көне белән хакимият, социаль яклау бүлеге һәм ветераннар советы вәкилләре шәхсән котлый һәм район башлыгыннан бүләкләр, Мәскәү Кремленнән исемле хатлар тапшыра. Бүгенге көндә Питрәчтә яшәүче сугыш ветераны Татьяна Дмитриевна Витковская 96 яшьлеген каршы алды. Ә Күн авылында туып-үскән Халидә Әкъмәл кызы Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды.

ҮЗ ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН ФРОНТКА КИТКӘН…


Татьяна Дмитриевна Витковская Минзәләдә алты балалы гаиләдә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлап, 1936 елда педагогия училищесына укырга керә.
1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Солдат шинеле һәм сапогие киеп, ул беренче Украина фронтында немец илбасарларына каршы сугышларда катнашкан. Аерым зенит-артиллерия дивизионында зенитчы һәм азимут буенча наводчик булган. Беренче сугышны Полтава янында каршылый. Аннары аны штабка радист итеп күчерәләр. Татьяна Дмитриевна Украинада, Польшада барган сугышларда катнашкан. Җиңүне ул Польшаның Бреслау шәһәрендә каршы алган. Аннан соң Львов өлкәсенең Бөек Ватан сугышы инвалидлары госпиталендә эшли.
Юбиляр шулай ук педагогика институтын тәмамлаган, 1951 елда шул ук шәһәрдә балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта башлаган. Аннары юллама буенча Амур өлкәсенә китә, анда өч ел бер мәктәптә завуч була.
Туган ягына 1965 елда кайта, Казанда укытучы булып эшли. Пенсиягә чыккач, 1990 елда Совет районының ветераннар советына эшкә килә.
Татьяна Дмитриевнаның күп санлы дәүләт бүләкләре бар, ләкин аңа «Ватан сугышы» ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале аеруча кадерле.
Узган елның җәендә ул туганнан туган сеңлесе Галина Витковская белән безнең районга күчеп килә, хәзер алар Питрәчтә яши.
- Ул бик тыйнак. Күп кенә фронтовиклар кебек үк, сугыш турында сөйләргә яратмый. Һәрвакыт күңелле кеше, җырларга һәм биергә ярата, бик күп укый. Ул мәктәпләрдә, клубларда күп кенә чараларның хөрмәтле кунагы, - диде туганнан туган сеңлесе.
Юбилярны туган көне белән котларга Казан шәһәре Совет районының «Сугышчан дуслар» ветераннар советыннан дуслары да килгән иде. Шуларның иң өлкәне - 99 яшьлек Татьяна Андреевна Емелина. Район башлыгы Илһам Кашапов сугыш ветераны янына шәхсән үзе барды.


ХЫЯЛЫН ТОРМЫШКА АШЫРЫРГА АЧЛЫК ТА, САЛКЫН ДА КОМАЧАУЛАМАГАН


Халидә Әкъмәл кызы Мөхәммәдиева Күн авылында хәлле крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Бу гаиләдә соңрак тагын ике бала туган.
30 нчы елларда Халидә Әкъмәловнаның әти-әнисе раскулачиваниега эләгә. Аларның бар әйберләрен - йорт, ат, умарта ояларын тартып алганнар. Кечкенә Халидә яткан мендәрне дә алып чыгып киткәннәр. Алар берникадәр вакыт Халидәнең әбисе янында сыеныр урын табалар. Әмма юбилярның әнисе гаделсезлек белән килешә алмый. Аның түземлеге бетә, үз йортының ишегеннән пломбаны өзеп ташлый да, мин моннан беркая да китимим дип, кире йортка кайта. Аларны ничек кенә кабат өйләреннән чыгарырга тырышмасыннар, берни дә барып чыкмый, алар үз йортларының бер өлешен булса да саклап кала алганнар.
Сугыш башлангач әтисе Ленинград фронтына китә, анда җиңүгә кадәр сугыша.
Халидә мәктәпкә йөрүен дәвам итә һәм бер үк вакытта колхозда да эшли. Әнисе эшкә киткәндә, барлык йорт хуҗалыгы да балалар өстендә була.
Халидә Әкъмәловна мәктәпне бик ярата, ул укытучы булырга хыяллана. Сугыш бетүгә, әтисе әйләнеп кайткач, әнисе кызына теләген тормышка ашыруга үз фатихасын бирә һәм икенче көнне үк алар Арчага училищега юл алалар. Әлегә кадәр ул үзенең укытучылары турында сагынып искә ала, студент елларын яхшы хәтерли.
- Беренче әлифба авторлары минем укытучыларым булды. Мин нәкъ менә аларда укый алуым белән бик горурланам, - диде ул. - Ул вакытта училищеда ачлык хөкем сөрде. Кышын басуга өшегән һәм кайчагында черек бәрәңге җыярга йөрдек. Тулай торакка алып кайтып, бәрәңге әвәләп буржуйкага пешерергә куя идек. Ул чакта безнең өчен тәмлерәк нәрсә юк иде, - дип искә ала ул.
Укуын тәмамлагач, ул Питрәч районына әйләнеп кайта һәм кечкенә генә авылда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый.
Бу вакытка абыйсы да хезмәт итеп кайта. Ул Германиягә барып җиткән була, абыйсы белән аларга аның дусты Гаяз да кайта. Халидә Әкъмәловна белән очрашкач, алар бер-берсен ошаталар һәм өйләнешәләр.
1954 елның 1 гыйнварыннан юбиляр туган ягына Күн сигезьеллык мәктәбенә эшкә күчә.
Бүген аның янәшәсендә ике кызы, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Әлегә кадәр ул балалар, хәтта иң кечкенәләрнең дә дәресләрен тикшерә. Ә элеккеге укучылары аны бик хөрмәт итәләр һәм еш кына чәчәкләр, күчтәнәчләр белән янына киләләр...
Кышын юбиляр Әгерҗе районында кызында, ә җәен Чистайда яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы