Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны хәбәр итү системаларын тикшерү турында кисәтте
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны хәбәр итү системаларын тикшерү турында кисәтте

Халыкны тынычлык сакларга сорыйлар

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасында яшәүчеләрне 5 мартта сиреналар ярдәмендә хәбәр итү системаларын тикшерү турында кисәтте.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, «Игътибар, барысына да» сигналын алганда паникага бирелергә кирәкми. Мөмкин булса, радиоалгычны яки телевизорны кабызу сорала.