Гидрометцентр: Май аенда кояш нурларыннан сакланырга кирәк
Җәмгыять

Гидрометцентр: Май аенда кояш нурларыннан сакланырга кирәк

Хәзер ультрафиолет D витамины ясалуга ярдәм итә торган диапазонда.

Бу көннәрдә кояш кеше өчен зыянлы булган ультрашәмәхә нурлар белән яктырта. Шул ук вакытта март һәм апрель айларында кояшның нурлары иң зыянсыз санала.

Ультрашәмәхә нурларның индексы дүрт берәмлектән артып китсә, куркыныч санала. Бу вакытта кояш астында булырга киңәш ителми. Вильфанд сүзләренә караганда, гадәттә, бу көн уртасында була. Метеоролог аңлатуынча, ультрашәмәхә нурлар дозасы арткан вакытта күзләрнең дымлы катламы һәм тән тиресе зыян күрергә мөмкин.