Яңа Шигали авылында февраль ахырында яңа балалар бакчасы ачылачак
Бу хакта ТР Росреестры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: vk.com/rosreestr16
Питрәч районы Яңа Шигали авылында февраль ахырында яңа балалар бакчасы ачылачак. Илдар Әхмәтов урамында урнашкан учреждение ике катлы булачак һәм 340 баланы кабул итә алачак.
1 нче дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү бүлеге башлыгы Алсу Сафина хәбәр иткәнчә, балалар бакчасы нибары бер көн эчендә кадастр исәбенә куелган.
«Балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән, әмма иганәчеләр ярдәме белән без урыннарны 510 урынга җиткерә алачакбыз. Бу учреждениене ачу балалар өчен чират проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа