Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңүчеләргә акчалата сертификатлар тапшырылды

Район газетасына язылу кампаниясе тәмамланды. Бу ярты еллыкта да безнең белән калганнарга рәхмәт белдерәбез! Ә без газетага язылучылар өчен үткәрелгән акциягә йомгак ясадык.

Спорт мәктәбе хезмәткәре Рәмзия Шәрипова көнкүреш техникасы кибетенә 4000 сумлык бүләк сертификаты иясе булды. Косметика һәм хуҗалык товарлары кибетенә 3000әр сумлык ике сертификатны Питрәч район судыннан Марсель Әхмәтшин һәм «Айгөл» балалар бакчасыннан Ирина Топьянова алды.

Бу бик көтмәгәндә булды. Җиңәрмен дип уйламаган да идем. Мин бик шат. Инде нинди товар алачагымны уйлый башладым, - ди Рәмзия Шәрипова.

Шулай ук редакция махсус бүләк - газета өчен креатив һәм кызыклы девиз уйлап табучыларга 2000 сум акчалата бүләк игълан иткән иде. Без 11 дүртьюллык кабул иттек, шулар арасыннан безнең коллектив рус һәм татар газеталары өчен бер девизны сайлады. Махсус призны Анастасия Долгова һәм Татьяна Бикбаевага тапшырдык.
Конкурста 700гә якын әбүнәче катнашты. Җиңүчеләрне туры эфирда билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса