Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ир-атлар мәхәббәтләрен чәчәкләр белән аңлата

Бик тиздән гүзәл затлар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлаулар кабул итәчәк. Без районда яшәүче ир-атларның үз туганнарына һәм якыннарына 8 мартка нинди бүләк ясаячаклары турында белергә булдык. Ә хатын-кызлардан бүләккә нәрсә алырга теләгәннәрен сораштырдык.

Марсель Абдрахманов, 30 яшь, өйләнгән
- Безнең ике улыбыз бар, мин аларны чын ирләр итеп тәрбияләрмен дип өметләнәм. Кечесенә әле бер яшь тә юк, ә менә олысына инде биш яшь. Аңа балалар бакчасында кызларны якларга, аларга матур сүзләр әйтергә, уенчыклар җыешырга булышырга кирәк икәнлеген еш исенә төшерәм. Халыкара хатын-кызлар көнендә без яраткан әниебезне һәм хатынымны назга күмәбез. Мин чәчәк бәйләме сатып алам, ә улым тәрбиячеләре ярдәмендә кул эшләнмәсе яки әнисенең портретын ясый. Кич белән без кафеда бәйрәм табыны артында җыелабыз. Әлбәттә, эштә дә хезмәттәшләребез белән гүзәл затларыбызны котлыйбыз, аларга бүләкләр бирәбез. Кадерле хатын-кызлар, якынлашып килүче бәйрәмегез белән сезне, сезгә чиксез бәхет һәм нык сәламәтлек телим. Кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен, һәр көн шатлык китерсен.

Марс Садыйков, 31 яшь, өйләнмәгән
- 8 март көнне иртән, күп ирләр кебек үк, мин үземнең кадерле хатын-кызларым – әнием, апам һәм сөйгән кызым өчен иң матур чәчәк бәйләмнәре алырга барам. Мин бүләкләр сайлый белмим, шуңа күрә аларга нәрсә кирәк икәнлеге турында турыдан-туры сорыйм. Еш кына алар тыйнак кына: “Бернәрсә дә кирәк түгел инде”, - дип әйтәләр. Шуңа күрә мин аларга акча бирәм, бу – иң ышанычлы вариант. Алар исә, үз чиратларында, миңа 23 февральгә нәрсә алырга икәнлеген шулай ук яхшы беләләр, ел саен бу көнне минем берничә пар яңа оекбаш, юыну өчен наборлар, ә кайвакыт, уңыш елмайса, свитер яки футболка барлыкка килә. Халыкара хатын-кызлар көнендә гүзәл затларга һәрвакыт шундый сөйкемле, назлы һәм матур булып калуларын телим. Бәхетле булыгыз, йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын!


Социаль челтәрләрнең берсендә безнең “Пестрецы новости” рәсми битендә без хатын-кызларның 8 мартка нинди бүләк алырга теләүләрен ачыкларга булдык. Күпчелек чәчәк бәйләме, акчалы конверт яки ювелир эшләнмәләр алырга теләвен әйтте. Яңа күлмәккә, матур эчке киемгә, кыйммәтле духига, кухня савыт-сабалары бүләк итсәләр дә шат булучылар бар. Иң уңышсыз бүләк исә истәлекле сувенир – мондый бүләк алырга теләүчеләр юк диярлек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса