Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Картаерга ашыкмыйк әле

Пенсия яше җитүгә күп кенә кешеләр аптырашта кала, лаеклы ялга чыгаргамы әллә инде эшләүне дәвам итәргәме, дип уйлана башлый. Хәзерге вакытта пенсионерларның хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итүләре еш күзәтелә. Әлбәттә, моның сәбәпләре төрле. Бу кемнеңдер финанс, кемнеңдер эмоциональ иҗтыяҗын канәгатьләндерә. Бүгенге язмабызның герое Валентина Попова да пенсиягә чыккач, үзенең өйдә эшсез утыруын күз алдына да китерә алмый.

Валентина Игнатьевна 1958 елда Казанда туган. 97 нче мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан Электротехника заводына эшкә урнаша, анда алты ел эшли. Ул менә шунда булачак ире Сергей Николаевичны очрата, ул анда баш инженер булып эшләгән була.
Электротехника заводының Питрәч районында ял базасы була, алар шунда ял итәргә бара торган булганнар. Шуннан соң алар ире белән Казаннан авыл җирлегенә күчеп кайтырга уйлыйлар. Озак уйлап, сайланып тормыйлар, 1983 елда Питрәчкә күчеп кайталар, менә инде утыз биш ел монда гомер кичерәләр.
Валентина Игнатьевна сүзләренә караганда, алар ире белән монда яшәргә кайтуларына бер дә үкенмиләр, аларга Питрәч бик ошый, ул искиткеч матур урында урнашкан, шәһәргә дә бик якын.
Поповлар гаиләсе кечкенә, әмма уңайлы йортка күчә, шул ук вакытта яңа йорт сала башлыйлар, бүгенге көндә исә ул улы, килене һәм оныклары белән шунда яши. Сүз уңаеннан, Валентина Игнатьевнаның ике улы һәм кызы бар. Кызы исә әнисе, әтисе һәм каенатасы хезмәт куйган заводта эшли. Шулай ук аның биш оныгы бар, аларның иң олысына унсигез, ә иң кечесенә ике яшь. Өч оныгы әбисе белән бергә яши, ә калганнар аның янына еш килергә тырышалар.
Валентина Попова кем генә булып эшләми, ә Питрәчкә күчеп килгәннән соң, үз эшчәнлеген яңадан башлый. Башта ул җирле бала тудыру йортында санитарка булып эшли, ә аннары Питрәч туган якны өйрәнү музеена эшкә урнаша, анда ул уналты ел хезмәт куя.
Музейда үткән еллар турында Валентина хәзер дә елмаеп исенә төшерә. Әлеге чор дәвамында ул өч белгечлекне үзләштерергә өлгерә. Башта ул җыештыручы булып эшли, күпмедер вакыттан соң, күзәтүче була. Аннары, 2000 елда, Казан дәүләт мәдәният институтында югары һөнәри белем алып, кече фәнни хезмәткәр вазыйфасын үти.
Пенсиягә чыккач, ул мондый тормыш рәвешенә озак ияләнә. Эштән башка да мәшәкатьләре җитәрлек булса да, эшен сагына.
Күпмедер вакыттан соң, Валентина Игнатьевнага вахтер эшен тәкъдим итәләр, ул моңа ризалаша. Мәдәният йортында ул инде дүрт елга якын эшли.
- Мин бер көн эшләп, өч көн ял итәм, район мәдәният йорты миңа инде икенче өем булырга өлгерде, - ди Валентина. - Минем бер эшемдә дә коллектив белән проблемалар булмады, шулай ук монда да һәркем белән яхшы аралашам. Кеше үзен яхшы хис итә, сәламәтлеге ирек бирә икән, ни өчен әле эшләмәскә ди? Эш проблемаларны онытырга ярдәм итә бит.
- Мин Валентина Игнатьевнаны күптәннән беләм, чөнки без уналты ел бер коллективта эшләдек, - ди Питрәч туган якны өйрәнү музее директоры Елена Корябина. - Шушы еллар дәвамында ул үзен җаваплы һәм игътибарлы хезмәткәр буларак күрсәтте, моннан тыш, ул бик игелекле һәм ярдәмчел кеше.
Валентина Попова барлык пенсионерларга күңел төшенкелегенә бирелмәскә һәм үзләренең сәламәтлекләре турында кайгыртуларын теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч ПФР