Көек авылында өч кешедән торган гаиләнең йорты янган
Җәмгыять

Көек авылында өч кешедән торган гаиләнең йорты янган

Сәбәпләрне янгын тикшерүчеләренә ачыкларга кирәк булачак.

Питрәч районы Көек авылында булган янгын нәтиҗәсендә өч кешедән торган гаилә түбәсез калган.

Янгын вакытында йортта хатын-кыз була. Ул икенче катта була, беренче катның төтенләнүен сизә. Хатын-кыз өйдән мөстәкыйль рәвештә чыгып китә, шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакырта.

Янгын нәтиҗәсендә йорт янып бетә. Күршеләр сүзләренә караганда, йорт газга тоташтырылмаган һәм электр белән җылытылган. Янгын мәйданы якынча 100 м² тәшкил иткән.

Зыян күрүчеләр юк. Йорт иминләштерелмәгән.