Кемнәргә айлык акчалата түләү каралган?
Айлык акчалата түләү билгеле бер категория гражданнарга – ветераннар, инвалидлар (инвалид балаларны да кертеп), фашист әсирлегендә булган элеккеге балигъ булмаганнар, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затларга һәм башкаларга билгеләнә.
Айлык акчалата түләү кемнәргә каралган соң? Аерым бер категория гражданнарга, алар арасында ветераннар; инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар; фашист әсирлегендә булган элеккеге балигъ булмаган тоткыннар: радиация тәэсиренә дучар булган затлар; Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое яки өченче дәрәҗә Дан ордены (дан ордены тулы кавалеры) исеменә лаек булучылар; вафат булган (һәлак булган) Геройлар гаиләләре әгъзаларына яки Дан ордены тулы кавалерлары гаилә әгъзаларына; Социалистик Хезмәт Герое, Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеменә лаек булучылар яки өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнүчеләр (Хезмәт Даны Орденының тулы кавалеры).
Түләүне алуга хокуклар булган категория гражданнарның тулы исемлеге Россия Пенсия фондының рәсми сайтында урнаштырылган. Айлык акча түләве билгеләү турында гаризаны гражданның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк.
Айлык акчалата түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә, әмма аңа хокук барлыкка килүдән алданрак түгел. Билгеләнү һәм түләү әлеге хокукка ия булуны раслый торган документлар нигезендә язылган гариза буенча башкарыла.
Айлык акчалата түләүне билгеләү гаризасы белән бергә документлар пакетын да тәкъдим итәргә кирәк. Россия Федерациясе гражданнары өчен бу - паспорт яисә шәхесне раслый торган башка таныклык. Ә чит ил гражданнарына һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданлыкка ия булмаган кешеләргә - яшәүгә рөхсәт.
Түләү алуга хокукны раслый торган документларга: компетентлы органнар тарафыннан бирелгән документ, инвалидлык турында медик-социаль белешмә һәм башкалар керә. Кирәк булганда, шәхесне һәм законлы вәкил (уллыкка, опекун, попечитель) вәкаләтләрен, тугандаш мөнәсәбәтләрне һәм эшкә сәләтсез затның асраулыкта булуын раслый торган документлар бирелә.
Айлык акчалата түләү алучылар арасында - берничә категория федераль льготниклар булуы сәбәпле, нәкъ тә сезгә нинди документлар тәкъдим итәргә кирәклеген яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондында белергә була.
Айлык акчалата түләү хокукына ия булган гражданнар түләүләр күләме үзгәрүгә бәйле һәм шулай ук түләү туктатылуга китерә торган хәлләр турында, кичекмәстән, Россия Пенсия фондының территориаль органына хәбәр итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа