Керәшен Сәрдәсе авылында махсус безнең өчен милли ризык әзерләп күрсәттеләр
Елена Дементьевадан калын тәбә рецептын тәкъдим итәбез
Авылның исеменнән үк монда керәшеннәр яшәве аңлашыла. Биредә керәшен халкының матур гореф-гадәт һәм йолалары гасырлардан-гасырларга күчә бара. Елена Дементьева да аларны бик теләп яшь буынга тапшыра.
Кулинария сәнгатенә Елена Петровнаны ике хатынкыз өйрәткән. Беренчесе – Татьяна әбисе. Ул кызының гаиләсе белән бер урамда яшәгән һәм оныкларын карашырга ярдәм иткән.
– Мин иң кечесе идем, әби мине гел: “Әйдә, кызым, миңа булыш әле”, – дип чакыра иде, – дип искә ала Елена Петровна. – Ул мине камыр басарга да, өй җыештырырга да өйрәтте. “Әниең кайтканчы эшләрне бетереп куйыйк, ул кайтканда барысы да тәртиптә, ашарга пешкән булсын”, – дип әйтә иде.
Мәктәптән соң Елена пешекчегә укырга керә, белгечлеге буенча эшли, аннары кияүгә чыга һәм туган авылына кайта. Фермада бозау караучы булып эшли, клубта – башта киномеханик, аннары оператор була. Ир белән хатын төп йортта иренең әти-әнисе белән яшәгәннәр.
Кайнанасы Дарья Владимировна элеккегедән калган йолаларны саклый. Ул һәрвакыт калын тәбә пешергән. Бу күпереп пешкән баллы ипине керәшен гаиләләрендә махсус очракларда һәм кунакларны сыйлау өчен пешерәләр. Каенанасы аны борынгы рецепт буенча әзерләгән, килен дә аннан өйрәнеп, шулай пешерә башлаган.
Бервакыт ире, 43 ел авыл мәдәният йорты белән җитәкчелек иткән Алексей Александрович, хатыныннан рәсми кунакларны каршылау өчен калын тәбә пешерүен сораган. Шуннан бирле калын тәбәгә бер-бер артлы заказлар килә башлаган.
Елена Дементьеваның калын тәбәсе – барлык бәйрәмнәрдә дә Керәшен Сәрдәсенең визит карточкасы. Питрау бәйрәме дә, район Сабан туе да, башка төбәкләрдән кунаклар кабул итү дә, телевидениега төшерүләр дә аннан башка узмый.
– Һәркемне калын тәбә белән каршы алабыз, – дип сөйли ул. – Өйдә пешергәндә, оныкларым: “Әби, нинди пирог ул?” дип кызыксынып сорыйлар. Аларга бу кызык, мин барысын да күрсәтәм, аңлатам.
Ул олылардан калган рецепт буенча пешерә. Әйберне үлчәп салмый – барысын да чама белән эшли, кулы шомарган инде. Ә безнең өчен Елена Дементьева барысын да үлчәп, рецепт буенча эшләп күрсәтте. Рецепт 350 грамм сөт 5 йомырка 150 грамм шикәр (күбрәк тә ярый) 150 грамм йөзем 300 грамм атланмай Апара өчен 100 грамм он 2 кечкенә пачка коры яки 50 грамм чи чүпрә Тәменчә тоз.
Елена Петровна башта сыек кына камыр болгата, аны кабарыр өчен 10-15 минутка җылы урынга куя. Аннары башка ингредиентларны өсти һәм камыр кулларга ябышмый башлаганчы он куша. Массаны ярты сәгать чамасы тота һәм 30-40 минутка духовкага тыга.
Мәдәният монда милли ризыклар белән генә сакланмый. Елена Петровнаның йортында чигелгән әйберләр аерым урын алып тора. Барысы да мәктәптә, җиденчесигезенче сыйныфта укыганда, кулына беренче тапкыр җепләр алгач башлана.
– Бизәкләрне миңа клубта методист булып эшләүче Дуся бирә, ул безнең чын рәссам, – ди әңгәмәдәшебез. – Ул рәсем ясый – мин мендәр тышлары, алъяпкычлар, тәре алъяпкычлары чигәм. Миңа бу рәхәтлек бирә. Мөгаен, моны һәркем дә булдыра алмас – аның өчен сабырлык кирәк.
Мендәр тышлары апак, ә уртасында ачык төсләр белән чигелгән зур чәчәкләр. “Аларда йокламыйбыз”, – ди Елена Петровна. Аларны гаилә хәзинәсе итеп саклыйлар: иртән матурлык өчен мендәргә кигереп куялар, ә төнлә салдыралар.
Алгы бүлмәнең түр почмагын чигелгән тәре алъяпкычлары бизи. Керәшеннәрдә, ки - лен төшкәндә, өйгә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт йөзеннән, үзе әйберләр чигеп алып килә.
Ун ел инде Елена Петровна керәшеннәрнең “Чулпы” халык фольклор ансамблендә җырлый. Үз вакытында ансамбльне аның ире җитәкләгән. Алар кайчандыр әниләре, әбиләре һәм карт әбиләре җырлаган борынгы җырларны җырлыйлар. Чыгыш ясаганда ул халык костюмы: озын кызыл күлмәк һәм алъяпкыч кия, аңа да бизәкләрне үзе чиккән. Тамакса төп бизәк булып тора – ул тәңкәләр һәм мәрҗәннәр белән эшләнгән. Бу аңа әнисе ягыннан килгән хәзинә.
– Оныклар да сорый: “Әби, киеп карыйм әле”, диләр, – ди елмаеп Елена Петровна.
Аның гардеробында бу бизәнү әйберләре сакланганда, кухняда калын тәбә исе чыкканда, чигү чигелгәндә һәм өйдә борынгы җырлар яңгырап торганда, гореф-гадәтләр дә яшәячәк. Авылда андый кешеләр аз түгел. Алар менә шулай борынгы Керәшен Сәрдәсе авылы горефгадәтләрен бергәләп саклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia