Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халык санын исәпкә алуда онлайн рәвештә катнашырга мөмкин булачак

Бөтенроссия халык санын алу 1-31 октябрьдә узачак. Быел анда онлайн режимда катнашу мөмкинлеге каралган.

Халык санын алуда смартфон яки планшетыгызда акча булмаса да катнаша алачаксыз.
Яңалык халык санын исәпкә алу процедурасын шактый җиңеләйтәчәк. Чөнки ул халыкның күбесенә, өйдән чыкмыйча гына, исәпкә алу кәгазен тутырырга мөмкинлек бирәчәк.
Электрон исәпкә алу кәгазьләрен 1 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр РФ Дәүләт хезмәтләре сайтында тутырырга мөмкин булачак, моның өчен стандарт исәпкә алу язмасына һәм шәхси кабинетка керү мөмкинлегенә ия булырга кирәк. 1 марттан питрәчлеләрнең, барлык россиялеләр кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм хакимият органнары сайтларыннан баланста акча булмаган очракта да файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса