Күперләр каршылыкларны үтү өчен кирәк, мәсәлән, елгалар, чокырлар, сазлыкларны кичү өчен. Ә менә әлеге күперләр яраксыз хәлгә килсә, аларны үтү мөмкин булмаса, нишләргә? Бу очракта кеше барасы җиренә дә бара алмый, аңа мөһим социаль объектларга, яки туганнарына да юл ябыла. Иске Шигали авылында яшәүчеләр дә нәкъ менә шундый проблемага юлыккан булган, һәм бу мәсъәлә аларның бергә берләшүенә китергән.
Авылда өч күпер бар, аларның барысына да ремонт кирәк. Бик күптәнге агач күпер кыштан соң файдалануга яраксыз хәлгә килгән: такталары кубып, тузып беткән, металл корылмалары юкка чыга башлаган. Агач күперләрне һәрдаим яңартып, төзәтеп торырга кирәк шул. Авыл халкы менә шушы эшкә алынган да инде.
– Бу эшнең башында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Альберт Хәбибуллин тора, – дип сөйләде безгә әлеге эштә катнашучы Ольга Романчева. – Авыл халкы да аңа кушылды, менә шулай әлеге эш башланып китте. Альберт Валерьевич безгә бик нык ярдәм итте, аннан башка бу эшне башкарып чыга алмаган булыр идек, мөгаен. Ул безгә материаллар, техника белән дә булышты. Күпер салганда проблемалар тумады түгел, ул һәрвакыт дөрес карарлар кабул итте, киеренке хәлдән чыгу юлын таба белде.
Иске Шигали авылында үзара салым программасы эшләми. Референдум вакытында алар бу программаны хупламаган булган, әмма хәзер алар үзара салым акчаларының авылның кайбер мөһим проблемаларын хәл итүдә зур ярдәм булуын яхшы аңлый.
– Без бу эштә катнашырга әзер, акча бирергә дә риза, әмма бүгенге көндә мөһим булган эшләр өчен генә, – диде Ольга Романчева.
Монда төп проблема авыл халкын берләштерүдә була, мондый чараларда бу аеруча да зур әһәмияткә ия. Уртак эшне тормышка ашыру өчен авыл халкын бергә туплау җиңел булмый. Күперне өч көндә төзеп бетерәләр, бетерүен, әмма икенче көнгә кеше шактый аз килгән.
- Күпер салуга һәркем үз теләге белән алынды, шуңадыр да алар бер-берсенә салына башлады, – диде Ольга. – Әлбәттә, бик тырышып, намус белән эшләүчеләр дә булды. Шундый кешеләрнең берсе Николай Кириллов. Ул эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнде, тулаем күпер төзелешендә бик актив катнашты.
Иске Шигалидәге күперләрнең барысы да авыл халкы өчен бик кирәк һәм алар көндәлек тормышта бик мөһим роль уйный. Алар чишмәгә дә, җиләккә яки гөмбәгә дә күпер аша йөриләр.