Көек авылында мәчет төзү өчен җирне законлаштырганнар
Җәмгыять

Көек авылында мәчет төзү өчен җирне законлаштырганнар

Аның мәйданы 831 кв.м. тәшкил итә

Фото: dumrt.ru/ru

Питрәч районы Көек авылында мәчет төзү өчен җир кишәрлегеннән файдалануга рәсми рөхсәт бирелде. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының Тиешле боерыгы хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Документ нигезендә, Мирная урамындагы 831 кв. м мәйданлы участок Питрәч мөхтәсибәтенә тапшырылган. Дини объект төзелеше хәзерге вакытта алып барыла, ул 2023 елда башланган. Яңа ике катлы «Фатыйма» мәчете 500 кешегә исәпләнгән.