Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көек авылында Татарстанда иң зур балалар бакчасы төзелә

Объект агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылырга тиеш.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов Көек авылында балалар бакчасы төзелешенең барышын тикшерделәр. 340 урынлык яңа объект төзелеше мәйданчыгында эш кайный: ташчылар икенче катның стеналарын торгызалар, кирпеч бушаталар, инженерлык челтәрләрен монтажлыйлар. Әмма тышкы тәртиптә киеренкелек сизелә – сроклар кыска, ә объект агымдагы ел ахырына кадәр тапшырылырга тиеш.

Объектта техника җитәрлек: ике кран эшли, аларның берсе башня краны – бөтен территориягә хезмәт күрсәтә, ярдәмче 25 тонналы автокран төзелеш материалларын бушата. Материаллар – кирпеч, бетон, измә, арматура даими рәвештә килә. Подряд оешмасының генераль директоры Харис Нуретдинов билгеләп үткәнчә:

– Срокка сыешыр өчен тизрәк эшләргә кирәк. Проблема, бөтен тармактагы кебек үк – эшче куллар җитми.

– Бу этапта монолит эшләр алып барыла һәм тышкы инженерлык челтәрләре салына, А блогының икенче катын төзеп бетерәбез, В блогында инженерлык системалары – вентиляция, канализация, су белән тәэмин итү эшләре алып барыла, – дип аңлатты участок башлыгы Булат Гафиятуллин.

Һәр эш төре буенча махсус подряд оешмасы җәлеп ителә. Монолит эшләрне һәм таш салуны бер компания алып бара, кабель челтәрләр һәм вентиляция өчен икенчесе җавап бирә, өченчесе су белән тәэмин итү, канализация, җылыту, сантехника белән шөгыльләнә.

Төзелә торган балалар бакчасы – “Гаилә” илкүләм проектының “Гаиләгә ярдәм” федераль программасының бер өлеше. Бу 5724 квадрат метр мәйданлы ике катлы бина булачак – республикада иң зур мәктәпкәчә учреждение. Балалар бакчасын Казан компанияләре төзи.

– Үзебезнекеләрне бер тапкыр башкара торган эшләргә җәлеп итәбез, – ди участок башлыгы Булат Гафиятуллин.

– Гомумән, безнең үзебезнең тикшерелгән бригадаларыбыз бар, алар безнең белән күп еллар төрле объектларда эшлиләр. Иң мөһиме – түбәне салкынга кадәр төзекләндереп бетерерг әөлгерү.

Ни өчен бу балалар бакчасы шулай мөһим? Көек – Казанның зур темплар белән үсүче иярчене: бер ел эчендә халык саны биш мең кешегә арта, әмма инфраструктура өлгерми. Юлдагы бөкеләр һәм социаль объектларның җитмәве – халык өчен борчулы тема. Көектә балалар бакчасына урыннарга ихтыяҗ бик зур. Монда район буенча мәктәпкәчә учреждениеләргә чират иң зуры. Подрядчылар планны үтәсәләр, ел ахырына 340 бала яңа бакчага йөри алачак. Әлегә төзүчеләр көчәйтелгән режимда эшли, ә Баш инвестиционтөзелеш идарәсе һәм район җитәкчелеге объектны аерым контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса