Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көектә «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар

Ике катлы мәчет төзелеше 2023 елда башланган

Тантанада мәчет мәхәлләсе, авыл хәзрәтләре, хөрмәтле кунаклар, шулай ук төзелешкә акча керткән иганәчеләр катнашты. Алар арасында – генераль подрядчы һәм төп инвесторларның берсе, “Уңыш төзелеш компаниясе” ҖЧҖ директоры Дамир Гыйниятов, “Идел буе күчмә механикалаштырылган колоннасы” ҖЧҖ генераль директоры Рафис Вәлиәхмәтов һәм башкалар.

500 кеше сыешлы ике катлы мәчет төзелеше 2023 елда башланган. Ул беренче инициаторларның берсе – Рафис Сафинович Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә аталган, җирне мәчет төзү өчен ул биргән. Өстәвенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер кызы да Фатыйма исемле булган.

– Көек авылында хәзер өч мәчет булачак. Бер агач мәчет Овражная урамында, икенчесе - ике катлы яңа “Фаруаз” мәчете, ул Умырзая урамында урнашкан. Тиздән “Фатыйма” мәхәллә кешеләрен кабул итәчәк. Әлеге торак пункт елдан-ел зурая гына бара, шуңа күрә мәчеткә ихтыяҗ зур, – дип билгеләп үтте район имаммөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров.

Авылда яшәүче Фәрхәт Юсупов та шатлыгы белән уртаклашты:

– Яңа мәчет төзелүгә без бик шат. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Аллаһы Тәгалә аларга изгелекләре өчен игелек күрсәтсен, – диде ул.

Яңа мәчет имамы вазыйфасына Салават хәзрәт Арсланов билгеләнде.

Мәчеттә ирләр өчен зур гыйбадәт залы, хатын-кызлар залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатынкызлар өчен тәһарәтханә урнаштырылыр дип планлаштырыла. Чакырылган кунаклар һәм чарада катнашучылар төзелә торган мәчет бинасын карап чыктылар.

Хәзерге вакытта “Фатыйма” мәчетендә эчке бизәү эшләре дәвам итә, су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларына тоташтыру, җылылык белән тәэмин итү, җылы идәннәр ясау һәм башка кирәкле эшләр таләп ителә. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм машиналар өчен парковка булдыру, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлыклар булдыру планлаштырыла.

Проектны дәвам итү өчен финанс чаралары таләп ителә. Акчаларны 2202206860442883 номеры буенча Сбербанк картасына Гыйниятова Аделя Илнуровна исеменә җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса