Колай авылы мәктәбенең 21 укучысы яшь армиячеләр сафына кабул ителде
Җәмгыять

Колай авылы мәктәбенең 21 укучысы яшь армиячеләр сафына кабул ителде

Егетләр һәм кызлар тугрылык антын әйттеләр, ә аннары яшь армияче таныклыгы һәм значоклары алдылар.

Колай мәктәбе спорт залында «Яшь армияче» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә укучыларны кабул итү тантанасы узды.

Әлеге иҗтимагый хәрәкәттә катнашучылар волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр, һәйкәлләр территорияләрен җыештыралар, ветераннар янында булалар.