Бу - республикада кирпеч җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе.
Завод Татарстан Республикасы территориясендә керамик кирпеч җитештерүче иң эре һәм төп предприятиеләрдән санала. Җитештерү куәте - елына 50 млн. данә кирпеч. Завод директоры сүзләренә караганда, илдәге вәзгыятькә карамастан, берни дә үзгәрмәгән, предприятие тулы куәткә эшләвен дәвам итә. Чимал - үзләренеке, дүрт карьердан китерелә.
Предприятие җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сату күләме буенча алар безнең республика чикләрендә лицевой кирпечне иң эре җитештерүчеләрдән санала. Бүген аларның бурычы - сыйфат өстендә эшләү һәм чыгарыла торган продукциянең номенклатурасын киңәйтү.