Кощакта махсус хәрби операция сугышчылары истәлегенә мемориаль такталар ачтылар
Алар икесе дә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Кощак мәктәбендә Александр Владимиров һәм Нияз Вәлиев истәлегенә багышланган мемориаль такталар ачтылар. Алар махсус хәрби операция барышында һәлак булганнар. Икесе дә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, геройларның исемнәре мәңгегә авыл һәм мәктәп тарихына язылачак.
– Александр белән Ниязның гомерләре кыска булды, әмма алар Геройлар юлын узды. Ватаныбызны саклау өчен алар үз теләкләре белән сугыш кырына киттеләр һәм батырларча көрәштеләр. Россия нәкъ менә шундый егетләре белән көчле, – дип ассызыклады Илһам Миңнеханович.
Алар бер мәктәптә, бер сыйныфта укыганнар. Беренче сыйныфка 1995 елда киләләр. Сыйныф җитәкчесе Нина Павлова сөйләвенчә, Нияз 11 сыйныфны да тәмамлаган, ә Саша 9 сыйныфтан соң Ленино-Кокушкино һөнәри лицее филиалына укырга кергән. Әнисе үлгәндә Саша мәктәп укучысы була, авыр югалтудан соң бик нык үзгәргән.
– Ул бик тыныч холыклы кеше иде, – дип искә ала Александрны сыйныф җитәкчесе. - Ул 18 яшендә армиягә китте, Мәскәү янында Наро-Фоминскида десант полкында хезмәт итте, аннан озын буйлы, чибәр, батыр егет булып кайтты. Өйләнде, һәм: "Минем олы кызыма карагыз әле, ул минем кечкенә чагыма бик охшаган, – дип әйтә торган иде.
Александр Владимировның ике кызы, Нияз Вәлиевнең ике улы үсә.
– Нияз бик сәләтле малай иде, – дип сөйли Нина Петровна аның мәктәп еллары турында. Күп кенә олимпиадаларда катнашты: биология, география, физика, җәмгыять белеме буенча. Ул теләсә нинди темага сөйләшә ала иде. Казан авиация институтына укырга керде. Ул бик җитез, өлгер кеше иде, – дип искә алды ул аны.
Нияз Вәлиев 2022 елда мобилизация чорында башлангыч хәрби әзерлек һәм хәрби медицина курслары оештырган. 2023 елның гыйнварында үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашырга карар итә. Анда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре һәрчак көчле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа