Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояш күзлеге сайлау серләре

Күзлекнең нинди төстә булуы мөһим түгел! Төсләр күрүгә бернинди йогынты ясамый.

Кыйммәтрәге файдалырак дигән сүз дөреслеккә туры килми. Кояш күзлегенең ни дәрәҗәдә файдалы булуы аның бәясенә түгел, ультрашәмәхә нурлар (UVA һәм UVB) тәэсирен никадәр чикләвенә бәйле. Шуңа күрә кояштан саклаучы күзлек сатып алыр алдыннан ярлыгындагы санга игътибар итегез. Бу күрсәткеч зуррак булган саен, күзлекнең күзләр өчен файдасы да күбрәк булачак.

Кояш күзлегенең пыяласы калынрак булса яхшырак. Ник дигәндә, кара күзлек кигәч, безнең күз бәбәге зурая. Күзлекнең пыяласы юка булса, ультрашәмәхә нурлар аның аша җиңел генә үтеп кереп, күзләргә зыян салачак.

Пыяласында кыршылган эзләр булмаска тиеш. Алар аша караганда күзләргә икеләтә көчәнергә туры киләчәк. Бу исә күрүне начарлата.

Күзлекнең нинди төстә булуы мөһим түгел! Төсләр күрүгә бернинди йогынты ясамый.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр