Кышны озатабыз, язны каршылыйбыз
Урамда ап-ак булса да, тиздән тәрәзәләргә җылы кояш нурлары төшә башлаячак, кар эри, гөрләвекләр челтерәп агачак, яшел үләннәр күренәчәк. Барлык питрәчлеләрне бергәләлп кышны озатырга һәм көтеп алынган язны каршыларга чакырабыз.
Бәйрәм якшәмбе көнне, 10 мартта, наратлыкта узачак. Кунакларны халык күңел ачулары, сәхнәләштерелгән тамаша, күңелле конкурслар һәм ярышлар, артистлар һәм вокал коллективлары чыгышлары, лотерея уйнату, кар чанасында шуу һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Шулай ук питрәчлеләрне коймак, пылау, шашлык белән сыйлаячаклар.
Май чабу бәйрәменә гаиләләрегез белән килегез, матур һава торышы белән хозурланыгыз һәм яхшы кәеф алыгыз!
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа