КЫСКА ХӘБӘРЛӘР
“СКОРЛУПИНО” Бөтенроссия фестивале авторы һәм җитәкчесе Наилә Таҗиева Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казан Ратушасында үткән бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “ТР мәдәният һәм тарихи һәйкәлләрне яңарту республика фонды” коммерция булмаган оешма башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
РАЙОН БАШЛЫГЫНЫҢ коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Валентина Урысовага “Татарстан Республикасында профсоюз алдындагы хезмәтләре өчен” Мактау билгесе тапшырылды. РФ дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең бөтенроссия профсоюзының республика оешмасы президиумы аның профсоюз бурычлары һәм устав максатларын тормышка ашыруда керткән хезмәтләрен югары бәяләде.
ТР ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНДА “Парламент дәресләре-2018” кысаларында үткән республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Кощак мәктәбеннән беренче урын яулаган Данил Тарасов һәм “Мәктәп парламенты – лидерлар территориясе” проекты конкурсында икенче урын алган Богородск мәктәбе укучылары да бар.
БЕЗНЕҢ РАЙОН УКУЧЫЛАРЫ ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган “Кулланучылар хокукларын яклау” буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар. Кощак мәктәбеннән Ксения Суханова 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Питрәч беренче мәктәбе укучылары Яна Максимова һәм Адилә Сәлахова, Кощак мәктәбе укучылары Влада Гаврилова һәм Данил Тарасов, Пановка мәктәбе укучысы Данил Волков төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр: Кощак мәктәбе укытучысы Светлана Каплевская, Колай мәктәбе укытучысы Алёна Осипова, Питрәч беренче мәктәбе укытучысы Резеда Рәхмәтуллина һәм Пановка мәктәбе укытучысы Лилия Сәгъдиева.
БЕЗНЕҢ РАЙОН УКУЧЫЛАРЫ “IT-чемпион” республика конкурсының беренче этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. “Иң актив укучы” номинациясендә беренче урынны Питрәч икенче мәктәбе укучысы Кирилл Спичков, икенче урынны Кибәч мәктәбе укучысы Ангелина Блинова, өченче урынны Шәле мәктәбе укучысы Ләйсән Биктимерова алды.
ИҢ ЯХШЫ ЯҢА ЕЛ БИЗӘЛЕШЕ буенча район конкурсына йомгак ясалды. “Район үзәгенең иң яхшы чыршысы” номинациясендә беренче урынны “Бәләкәч” балалар бакчасы алды, икенче урында – Питрәч беренче мәктәбе, өченче урында – “Теплострой”. Авыл җирлекләре дә актив булдылар. Монда урыннар алдагы тәртиптә бүленде: беренче урын – Шәле авыл җирлеге, икенче урын – Кощак һәм өченче урын – Чыты авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа