Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинода хәрби операция сугышчысын искә алдылар

Мәктәптә аның истәлегенә мемориаль такта ачтылар

Ленино-Кокушкинода шушы авыл мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Яруллинга мемориаль такта ачылды. Аңа 45 яшь иде, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Хәрби операциягә ул мобилизация буенча китә, рядовой дәрәҗәсендә хезмәт итә, гранатометчы була.

Евгений Астраханцев, сыйныфташы

– Без бик яхшы дуслар идек. Балачагыбыз бергә үтте. Соңгы тапкыр аның үлеменә бер атна кала, ул ялда булганда очраштык. Минемчә, бу аның өченче тапкыр ялга кайтуы иде. Барысы да яхшы, ул безнең янга биш минутка дип кенә кергән иде, бер сәгать сөйләшеп утырдык.

Без Альбертны онытмаячакбыз, сыйныфыбыз белән аның каберенә чардуган ясап куйдык. Бүген монда беркем дә чакырып килмәде, килә алганнар барысы да килде. Көчле, сау-сәламәт иратның гомере өзелүе бик аяныч.

Алексей Чукуров, укытучысы

– Альбертны дүртенче сыйныфтан ук беләм. Мин футбол командасы җыйдым, ул да командага керде. Универсаль уенчы иде, мин аны теләсә кайсы урынга куя ала идем. Соңгы “Кожаный мяч” турнирында капкачы булды, ә капкачы – команданың яртысы. Һәм шулай булды да. Ул барысына да ярдәм итте. Без финалга кадәр барып җиттек. Безнең исәп зур булганда, мин аны уйнарга чыгардым һәм ул гол кертте. Бу турнирда хәтта бомбардирлар арасында икенче урынны алды. Көрәш буенча район ярышларында берничә тапкыр чемпион калды. Мин аны шашка уйнарга өйрәттем, без сәгатьләр буе уйнап утыра идек. Гади, ачык күңелле, бик көчле ихтыяр көченә ия иде, бер генә дәресне дә калдырмыйча иртәнге түгәрәккә йөрүче ул гына булды.

Вәсилә Гарипова, туган апасы

– Балачактан ук туганнан туган энемне яхшы яктан гына беләм. Ул сөйкемле, тәрбияле, мөлаем йөзле малай булды. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, беркайчан да зарланмады. Без аны бик яратабыз, аның белән горурланабыз, ул һәрвакыт безнең йөрәктә булачак.

Аның әти-әнисе исән түгел, әнисе дә, әтисе дә вафат. Өйләнгән, әмма балалары булмады. Питрәчтә яшәде, кошчылык фабрикасында эшләде. Аның бертуган энесе бар, ул да үз теләге белән контракт төзеде һәм бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса