Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лидия Золина инде 29 ел Кибәч ФАПында фельдшер булып эшли

Анда ул Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаганнан соң ук урнаша

Ул кечкенә чагында ук табиб булырга хыяллана. Аның әбисе еш авырган, ә оныгы препаратлардан бушаган флаконнар белән уйный, юри генә аны дәвалый торган булган. Әбисе оныгының зур кызыксынуын күреп, аның табиб булачагын алдан ук әйткән. Һәм бу чынга ашкан да.

Элек авылда биш йөзгә якын кеше булган, ә хәзер 320. Ул көненә сигез-тугыз кеше кабул итә, алар арасында олылар күбрәк, бер-ике тапкыр ашыгыч чакырулар булырга мөмкин.

Диспансеризация нәтиҗәсендә элеккегә караганда авыруларны күбрәк ачыклауларын билгеләп үтә фельдшер.

Медпункт авылда, тыныч урында урнашкан булса да, төрле очраклар була. Бигрәк тә башта эмоциональ яктан авыр була. Үзләренә кул салган очракларда кешенең исәнме яки үлгәнме икәнен тикшерергә Лидия Викторовнаны чакыралар. Хатынкыз аборт ясатканда куркыныч кан китүләр була, һәм хастаханәдән кайткач, хәлләре авырайса ярдәмгә фельдшер бара. Үзенең беренче эш атнасында ук, әле тәҗрибәсе дә булмаган килеш, бер пациентка диагноз куя (пациент моның белән килешми), нәтиҗәдә ул барыбер хаклы булып чыга.

– Олы яшьтәге бер хатынкызның эче авыртты, мин аппендицит, дип уйладым. Ә пациент мондый авырту еш кабатлануын әйтә, шуңа күрә бу аппендицит түгел, ди. Мин аны өйдә калдырып киттем, ләкин соңыннан кире килдем һәм хастаханәгә барырга күндердем, аңа операция ясадылар. Шул ук көнне минем янга ФАПка фермада транспортер белән очраклы рәвештә бармакларын кистергән ир-ат килде, – дип сөйли Лидия Золина истә калган көннәрнең берсе турында.

Хәзер инде нервыларының ныграк булуын таный, шуңа күрә барысына да тынычрак карый.

Лидия Викторовна биш ел элек тол калган, аның өч улы бар, иң кечесе икенче сыйныфта укый. Сигез ай элек беренче тапкыр әби булган. Буш вакытын гаиләсе белән үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса