Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен «Элбэдэн» фестиваленә аккредитацияләү башланды

Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.

«Әлбәден» VII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестиваленең оештыру комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү башлануы турында игълан итә.

Аккредитация узган журналистлар чараның барлык көннәрендә дә ирекле узу хокукы, сәхнә мәйданчыкларына (фанбарьер артында фотога төшү мөмкинлеге белән) һәм реконструкторларның тарихи лагерына керү мөмкинлеге алачак.  

Аккредитацияне рәсмиләштерү өчен Шәмсетдинова Ольга Петровнага 8-917-887-82-85 телефоны буенча алдан гариза җибәрергә кирәк. Заявкада түбәндәгеләрне күрсәтү зарур: массакүләм мәгълүмат чараларының тулы рәсми исеме; баш мөхәррирнең контакт мәгълүматлары (телефон һәм факс номеры); журналистның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме (кыскартылмаларсыз); эш һәм контакт телефоннары/факслары, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле белән элемтәнең башка ысуллары.

Фестиваль 21 һәм 22 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында – Брест крепостенең соңгы сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган җирендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса