Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миннур Шәмсетдинов Чыты авылында ачык һавадагы музей оештырган

Ул инде 10 ел тарихи экспонатлар җыя икән


Бүген авыл мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов Халыкара музейлар көне уңаеннан ачык һавада музей оештырган. Ул инде ун ел дәвамында бөтен районнан тарихи экспонатлар җыя. Коллекциянең бер өлешен үз өендә, калганнарын мәдәният йортында саклый.
Ул өч юнәлеш буенча әйберләр җыя: борынгы көнкүреш җиһазлары, хәрби экспонатлар һәм 60,70,80,90 еллардагы әйберләр, мәсәлән, телевизор, магнитофон, патефоннар. 
Бүген исә көн дәвамында теләгән һәркем борынгы әйберләр белән таныша алган. Араларында икмәк көрәге, чүлмәк, эрләгеч, агач чиләк, борынгы агач тазалар бар. 
– Мин моны һәр кеше үз тарихын белсен өчен эшләдем. Әби-бабайларым миңа тарих турында күп сөйли иде. Минем бурыч – аларның сөйләгәннәрен яшь буынга җиткерү. Бу минем өчен әйберләр генә түгел, аларның һәрберсенең үз тарихы бар. Кайбер экспонатлар артыннан мин башка районнарга һәм шәһәрләргә кадәр бардым хәтта. Хыялым үз музеемны булдыру, - диде Миннур Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса