Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Надеждинода республика программасы буенча яңа кибет ачтылар

Бу авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды.

Бүген Надеждино авылында модульле кибет ачылды. Хәзер авыл халкының кирәкле продуктларны теләсә кайсы вакытта сатып алу мөмкинлеге бар. 

Гөлнара Гәрәева беренче сатып алучылардан булды. 

- Менә сарделькалар сатып алдым. Бәяләр кулай, продуктлар яңа. Элек автолавка килә иде, ләкин бу безгә җитми иде. Мондый кибетне күптән көттек, - дип уртаклашты ул.  

Сафирә Сатарова кибеткә көн саен яңа икмәк кайтачагына сөенә. 

- Элек ипине бер атнага җитәрлек итеп сатып ала идек, хәзер көн саен кибеткә яңа икмәк артыннан килергә була, - ди ул елмаеп. 

Объектны «Авыл кибете» республика программасы буенча төзеделәр. Шул ук программа буенча безнең районда Тагашево, Богородск һәм Колайда тагын 3 кибет эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса