Нәрсә өчен штраф салулары бар?
Һәркем үзе яшәгән авылның уңайлы һәм матур булуын тели. Төзекләндерү буенча күп кенә законнар һәм кагыйдәләр дә моңа юнәлдерелгән. Кызганыч, кайбер кешеләр аларны бозуларын дәвам итә. Моның сәбәпләре төрле – кемдер ваемсыз, кемдер кайбер тәртипләрне белеп бетерми. Билгеле булганча, нәрсәнедер белмәү генә җаваплылыктан азат итми. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм тәртип бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен районда махсус административ-техник комиссия эшли.
Административ-техник комиссия даими утырышлар үткәрә, аларда тәртип бозучылар белән бергә админитсратив хокук бозулар турында беркетмәләр карала. Сүз уңаеннан, алар бик күп төрле. Нигездә берничә төп кагыйдәләр бозыла. Питрәчлеләргә нәрсә өчен беркетмә төзергә мөмкиннәр? Бу үз участогыңнан читкә чыгып төзелеш материаллары өйгән, чүп-үләннәрен чапмаган, терлекләрне караучысыз урамга чыгарган, үзбаш йөрергә комачаулый торган каршылыклар булдырган өчен.
– Безнең максат – хокук бозучыга штраф кына салу түгел, кешеләрне төзекләндерү буенча кагыйдәләрне үтәргә һәм районда күз явын алырлык тәртип урнаштырырга чакыру. Без бит район үзәгендә яшибез, башка авыл җирлекләренә үрнәк күрсәтергә тиешбез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов.
ТӨЗЕЛЕШ МАТЕРИАЛЛАРЫН ТИЕШСЕЗ УРЫНДА САКЛАУ
Соңгы елларда питрәчлеләр еш кына рөхсәтсез койма буйлары территорияләреннән файдаланалар: анда ком, утын, кирпеч, калай, төзелеш материаллары, печән һәм башкаларны өеп куялар. Бу иң киң таралган кагыйдә бозу булып тора, һәм бу хәл бездә башкаларга караганда ешрак очрый. Барысы да кемнеңдер үз участокларының чикләрен белмәве, кемнеңдер “йорт яны” һәм “муниципаль” территория дигән терминнарны аңламавына бәйле. Ә кемнәрдер әлеге өемнәрнең барлыкка килүендә үзен гаепле санамый, янәсе бу кайчандыр монда яшәгән туганы, яки күршесенең эше.
ҮЛӘННӘРНЕ ЧАПМАУ
Быел матур чәчәкләр, үсентеләр өчен генә түгел, ә чүп үләннәре өчен дә һава шартлары яхшы булды. Бөтен җирне чүп үләне басты, ә менә кайбер кешеләр аларга каршы көрәшергә дә җыенмый, шуңа күрә кайбер урамнарда йорт яннарында чүп үләне кеше биеклегендә булды, әлбәттә, бу зур куркыныч тудыра. Эш шунда, биек булып үскән үләннәр, агачлар машина йөртүчеләргә дә бик нык комачаулый, урыны-урыны белән юл билгеләре дә күренми. Питрәчлеләргә үз территорияләрен тиешле тәртиптә тотмаган өчен штраф яный.
ТЕРЛЕКЛӘРНЕ ТЕЛӘСӘ КАЯ ЧЫГАРЫП ЙӨРТҮ
Авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләрне асрау мәсьәләсе дә төзекләндерү мәсьәләләренә керә. Аларны торак пункт территорияләрендә караучысыз йөртү катгый тыела, бу тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин – юлларда авария китереп чыгарырга, милеккә, кеше сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин.
КАРШЫЛЫКЛАР ТУДЫРУ
Кайвакыт гомуми файдаланудагы юлларда, мәсәлән, бакчачылык ширкәтләрендә үзеннән-үзе хәрәкәтне чикләүчеләр, шлагбаумнар пәйда була. Әмма аларны үзбаш урнаштырган өчен штраф салынырга мөмкин икәнен һәркем белми. Андый эш башкару өчен башта махсус рөхсәт алырга һәм барлык кирәкле документларны җыярга кирәк. Шлагбаум кирәкмәгән кешеләрнең генә түгел, ә ашыгыч хезмәт транспортлары хәрәкәтенә дә комачауларга мөмкин. Әлбәттә, моңа юл куярга ярамый.
Хөрмәтле питрәчлеләр, йорт биләмәләреннән читтә нәрсә дә булса өеп, чүп үләннәрен чапмыйча, йөри торган юлларда каршылыклар булдырып, сез авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозасыз. Мәгълүм булганча, билгеле бер кагыйдәләрне бозган өчен штраф салына, аның иң киме ике мең сум тәшкил итә. Төзекләндерү буенча барлык кагыйдәләр белән һәркем таныша ала, алар безнең районның рәсми сайтында урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа