Штраф тег белән яңалыклар
-
49 мең татарстанлы ЮХИДИ штрафлары барлыгын дәүләт хезмәтләре порталыннан белде
Хезмәтне куллану өчен автомобильнең дәүләт номерын һәм транспорт чарасын теркәү турында таныклык номерын белергә кирәк.
-
Нәрсә өчен штраф салулары бар?
Һәркем үзе яшәгән авылның уңайлы һәм матур булуын тели. Төзекләндерү буенча күп кенә законнар һәм кагыйдәләр дә моңа юнәлдерелгән. Кызганыч, кайбер кешеләр аларны бозуларын дәвам итә. Моның сәбәпләре төрле – кемдер ваемсыз, кемдер кайбер тәртипләрне белеп бетерми. Билгеле булганча, нәрсәнедер белмәү генә җаваплылыктан азат итми. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм тәртип бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен районда махсус административ-техник комиссия эшли.
-
Район юлларында быел гына 13 исерек машина йөртүче туктатылган
Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлларда исерек машина йөртүчеләрне туктатуын дәвам итәләр. Ел башыннан гына шундый 13 кеше туктатылган. Соңгысына үткән якшәмбе көнне протокол төзекәннәр.
-
62 питрәчле машина йөртүчене суд карары белән кулга алганнар
Административ җәзаны үтәмәгән өчен Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан машина йөртүчеләргә карата 394 протокол төзелгән. Суд карары белән 132 кеше икеләтә күләмдә траф түләгәннәр. 62сен бер тәүлектән тәүлек ярым срокка кадәр кулга алынган. Калганнары буенча суд карары көтелә.