1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда, бөтен республикадагы кебек үк, Өлкәннәр ункөнлеге бара. Аның кысаларында төрле очрашулар, спорт, мәдәни чаралар, экскурсия планлаштырылган. Безнең районда барлыгы 8674 пенсионер яши, шуларның иң озын гомерлеләре - 90 яшь һәм олыраклар - 154 кеше. Иң өлкән кеше - Әлбәден авылыннан Антонова Анастасия Сергеевна быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Бу көннәрдә традиция буенча район буенча 50, 55, 60, 65 ел бергә гомер иткән алтын парларны хөрмәтләячәкләр. Бүгенге көндә районыбызның 51 гаиләсе шундый әһәмиятле юбилейлары белән мактана ала.
Ункөнлек вакытында пенсионерлар, хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары янына барачаклар, аларга котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылачак. Күптән түгел районга күчеп килгән кешеләрне дә игътибарсыз калдырмаячаклар.
Бүген, 2 октябрьдә, район башлыгы Илһам Кашаповның башлангыч ветераннар оешмалары һәм активлар рәисләре белән очрашуы булды, анда ел нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Иртәгә, 3 октябрьдә, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм районның ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина Чистай, Балык Бистәсе, Югары Ослан интернат-йортларында яшәүче 12 пенсионерның өйләрендә булачак.
4 октябрьдә 9.30 сәгатьтән 11.45 сәгатькә кадәр «Кайгырту» социаль үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен түләүсез юридик ярдәм көне узачак. Алдан язылу өчен телефон: 3-04-65. Кабул итүне юрисконсультант Валерий Медведев алып барачак.
8 октябрьдә сәгать 10да район үзәгенең спорт мәктәбендә спартакиада узачак, анда актив тормыш рәвеше алып баручы, спортны яратучы барлык пенсионерларны да чакырачаклар.
10 октябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әфганчылар, Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар «ТР Ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисләре генерал-майор Әхәт Юлашев белән очрашачак.
11 октябрьдә башлангыч ветераннар оешмалары рәисләренең Раифа монастыренә экскурсиягә барулары булачак.
1-10 октябрь көннәрендә учреждениеләрдә Кайнар линия телефоннары эшли,
Өлкәннәр ункөнлегендә район учреждениеләрендә Кайнар линия телефоннары эшли, анда пенсионерлар шалтырата һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алалар.
Социаль яклау бүлеге: 3-06-72, 14.00 - 17.00;
«Кайгырту» социаль үзәге: 3-01-82, 9.00 - 12.00;
Пенсия фонды: 8.00 - 12.00 һәм 13.00 - 17.00;
Район үзәк хастаханәсе: 3-21-04.