Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез
Кирәк: камыр өчен 1әр стакан сөт, су, 6 күкәй, 10 гр коры чүпрә, 200 гр сыер мае, ярты стакан шикәр комы, 1 стакан йөзем, он, ванилин, чама белән тоз; глазурь өчен 2 күкәй агы, шикәр комы.
Эш тәртибе
Сөтле суда коры чүпрәне җебетеп, шикәр комы салып, шуны 5-6 кашык он белән туглап, бераз кабартырга куярга кирәк. Кабаргач, тоз, ванилин өстәп, сыер мае һәм алты күкәйнең икесенең агын алып калып, массага аерым-аерым кушып, болгатырга. Аннан соң, он кушып камыр ясарга. Камыр куергач, йөзем кушасы. Барысын бергә тыгыз итеп басасы. Тыгыз итеп басылган камыр, озак күтәрелә. Чуенның яки кулич формасының 1/3 өлеше итеп камырны салабыз. Массаны, чуенның кырыена кадәр кабарып менгәч, 180 градуслык итеп җылытылган духовкага куясы. Кулич, зур булганлыктан, 1 сәгать пешә.
Шикәр комы һәм ике күкәй агын блендер белән болгатып, глазурь ясап, суынган кулич өстенә ягасы. Кондитер посыпкалары белән бизәргә була.