“Олыгайган көндә дә бер-беребезгә карата мәхббәтебез сүрелмәде”
Район мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ярты гасырдан артык бергә гомер иткән гаҗәеп гаилә парлары белән истәлекле очрашу үтте. Алар өчен искиткеч матур бәйрәм оештырдылар, аларга халык җырлары һәм биюләре, матур чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр, эчкерсез котлаулар бүләк иттеләр.
Черемыш авылында гомер итүче Флюра Минзариф кызы һәм Гариф Харис улы Юнысовлар бриллиант туйларын билгеләп үтә. Аларның бергә гомер итүләренә 60 ел. Гариф Харисович әле дә хатынына карата җылы хисләр генә кичерә. Бу аның Флюра Минзарифовнаны яратып, кочаклап, үбеп торуыннан да аңлашыла иде.
- Без гомер буе эшләдек, талашып утырырга ара булмады, - диде Гариф Харисович.
- Бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Низаглар килеп туганда да, мин дәшми калырга, килеп туган хәлне җайларга тырыштым, - диде аның хатыны.
Кощак авылыннан Лидия Павловна һәм Александр Ильич Оспенниковлар зөбәрҗәт туйларын, иңне-иңгә куеп 55 ел гомер итүләрен бәйрәм итәләр.
- Без чуашлар – диде горурланып Лидия Павловна, - безнең искиткеч матур йолабыз бар: кыз урлау.
- Мин бик рәхәтләнеп әлеге йоладан файдаландым, танышуыбызга өч көн булуга без өйләнештек, - дип сүзен дәвам итте аның ире.
Күн авылыннан Рауза Сабирҗан кызы һәм Дарият Гайнулла улы Гайфуллиннар алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтә.
- Мин беренче караштан һәм чын күңелдән матурым Раузага гашыйк булдым, - ди Дарият Гайнуллович.
Фәхретдиновлар гаиләсе, Рафаэль Фәхретдинович һәм Фәсахәт Габдрахмановнаның бриллиант туйлары. Алар 60 ел бергә торалар һәм Чыты авылында яшиләр. Алар мәктәптә укыганда ук танышканнар. Беренче хәреф һәм саннарны бергә өйрәнгәннәр, ул чагында язмышлары бергә бәйләнгәнне белмәгәннәр.
Зур экранда күрсәтелгән презентация ярдәмендә, тамашачылар үткәнгә, дүрт гаилә язмышы тарихына кайттылар. Аларга бик күп сынаулар үтәргә туры килә, ачлык, ялангачлык, хәерчелек турында алар ишетеп кенә белмиләр. Презентациядә тормышларының авыр мизгелләре искә алынганда, һәрбер ирле-хатынлы гаилә бу моңсу истәлекләрнең үткәндә калуы, һәм хәзер барысы да яхшы булуы турында белдертеп, бер-берсенең кулын кысып тотты. Әлеге хөрмәтле парлар өчен иң зур бүләк – үзләренең әти-әниләрен яраткан һәм алар турында кайгырткан балалары, оныклары һәм оныкчыклары.
Кичә ахырында район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльмира Нәбиуллина чара кунакларын ерак үткәннәргә – өйләнешү көненә алып китте. Һәр пар кабат теркәлү өстәленә чакырылды, имзалар куйды һәм туй аркасы фонында фотога төште.
Гаилә тормышы юбилярлары горурлык белән җиңүгә ирешкәннәр һәм лаеклы җиңелүгә дучар булганнар, күтәрелгәннәр һәм төшкәннәр, елаганнар һәм көлгәннәр, югалтканнар һәм тапканнар – әмма, бернигә дә карамастан, кайгыда да, шатлыкта да бергә булу вәгъдәләрен үтәгәннәр. Мәңгегә.
- Әлеге зирәк һәм хөрмәтле кешеләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим, - дип котлады гаилә парларын район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Альберт Хәбибуллин. – Алар – бүгенге яшьләргә үрнәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia