Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өйләргә суны җырлый-җырлый алып кайталар

Керәшен авылларында Качману – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр елны авыл халкы су алыр өчен матур итеп киенеп, җырлый-җырлый су буена бара. Бу су Качмануда дәвалау үзлеге ала. Яр буена төшә алмаганнарга суны көянтә-чиләкләр белән алып килеп бирәләр. Теләгәннәр дога укып купельгә, бәкегә чумлый, гыйбадәт кылу урынына бара. Алар менә шулай зур православие бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көннәрдә  Качмануны Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе һәм Питрәчнең башка авылларында яшәүче керәшеннәр билгеләп үтә.  Шулай ук Янсуарда да бу бәйрәмне читләп үтмиләр. Монда яшәүчеләр халык гореф-гадәтләренә һәм йолаларына бик сакчыл карый, җирле китапханәче Раиса Спасеева җитәкчелегендә клуб эшли, клуб әгъзалары керәшен халкы йолалары һәм бәйрәмнәре турында мәгълүмат туплый. Ә җирле “Мишә” ансамблендә катнашучылар, аны Янсуар авыл мәдәният йорты директоры Ансатасия Примерова җитәкли,  ата-бабаларының иҗади мирасын җанландыра – әбиләреннән калган борынгы милли киемнәрне кияләр, борынгы җырларны башкаралар, сәхнә күренешләрен уйнап күрсәтәләр, йолаларның һәр деталенә сакчыл карый алар.
- Без  авылда һәр  зур бәйрәмне  халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, билгеләп үтәргә тырышабыз, - диде Анастасия Примерова. Безнең ансамбльгә  егерме елдан артык инде. Әлбәттә,  бу вакыт эчендә  аның составы алмашынды, алар барысы да  иҗатка битараф булмаган кешеләр, үз туган җирен яратучы, тарихның кадерен белүчеләр. Әлеге барлык йолаларга, җырларга безне  әбиләребез, әниләребез өйрәтте, аларда безнең үткәнебез чагыла.
- Элек авылда бәйрәмнәрнең ничек шаулап-гөрләп узганын үзем дә хәтерлим әле, - диде  ансамбльдә катнашучы Анна Постаромова. – Минем әнием, хәзер аңа туксан бер яшь, үзенең балачагы, яшьлек еллары, ничек итеп керәшен җырларын өйрәнүләре  турында күп сөйләде. Алар  дистә еллар буе  Янсуарда әлеге җырларны җырлаганнар. Әлбәттә, хәзер  кешеләр  мондый чараларда күпкә азрак катнаша, без  бу гореф-гадәтләрнең  сакланып калуын, яшәвен телибез.  Яшьләр боларның барысын да күреп, белеп, исләрендә калдырсын  иде.  Бу бит  безнең халкыбызның кабатланмас ягы, безнең байлыгыбыз.
Быел Качмануга үзешчән сәнгать артистларына җирле халык кына түгел, Казаннан  туганнарына  бәйрәмгә кайткан  берничә кунак та кушылды.
- Без монда  бәйрәмдә катнашу өчен махсус кайттык, мине   апам чакырды һәм мин бик рәхәтләнеп риза булдым. Хәтта үземнең дус кызларымны да алып кайттым, - дип әйтеп узды Татьяна Шәвәлиева. – Әбинең сандыгыннан киемнәр дә таптык. Менә бу баш киеме, сүрәкәне мин борынгы үрнәкләр буенча үзем  ясадым.
- Мин үзем татар булсам да, бәйрәмдә катнашырга дип кайттым. Миңа бик ошый, бу бит кызык, һәм файдалы – һәр халыкның матур йолалары бик күп, һәм без  республикада бер зур тату гаилә булып яшибез, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты шәһәрдән кайткан тагын бер кунак Разия Ибәтуллина.
Чыннан да, кышкы авыл урамнарының  күңелле җырлардан шау-гөр килеп торуын, әниләре яки әбиләре теккән матур күлмәкләр һәм ак алъяпкычлардан киенгән хатын-кызларның иңнәренә чиләк-көянтәләр асып суга баруын күзәтү  күңелләргә  рәхәтлек бирә.  Әлеге судан алар әле танышларына да өлеш чыгара. Аннары аны бик озак, ел буе  кадерләп саклыйлар, эчәләр, балаларын юындыралар, авырган вакытта  файдаланалар. Алар өйгә бер төркем булып кайтып керәләр, аларны  җырлап, гөбәдияләр пешереп, кайнар чәй белән каршы алалар. Менә шул вакытта  якты, җылы булып китә, күңелләрне бәйрәм  хисе биләп ала.

Илшат Гайсаровның фоторепортажын карагыз: КАЧМАНУДА СУ ШИФАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРГӘ ИЯ БУЛА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса