Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч якташлык җәмгыяте грантлар алуга конкурс буенча сайлап алуда җиңде

Иҗтимагый оешма «Җиңүгә тигезләнү!» проектын тәкъдим итте.

Беренчеләр хәрәкәте грантлар алуга конкурс сайлап алуда җиңүчеләр исемлеген игълан итте. Аларны юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә проект активлыкларын оештыру һәм уздыруга субсидияләр рәвешендә бирәчәкләр, дип хәбәр итте хәрәкәтнең матбугат хезмәте.

Җиңүчеләр арасында «Җиңүгә тигезләнү!» проекты белән «Питрәч якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы бар.

Сайлап алу 2025 елның 31 гыйнварыннан 3 мартына кадәр үткәрелде. Аның максаты – балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруга, аларның ялын оештыруга юнәлдерелгән проект активлыкларына җәлеп итү. Грантларны федераль бюджеттан бүлеп бирәчәкләр.

Мондый конкурсларны уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса