Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы башлыгы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты алды

Узган атнада ул офицерлар һәм мобилизацияләнгәннәр белән шәхсән очрашты

Район башлыгы Илһам Кашаповка хәрби часть командиры полковник Р. Ибраһимовтан хәрби операция зонасында Татарстан хәрбиләренә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты тапшырдылар. 

«Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә безнең часть хәрбиләре куелган бурычларны нәтиҗәлерәк үтәү өчен кирәкле җиһазлар алдылар, мондый  гуманитар ярдәм бик кирәк. Россиянең чын патриотлары өчен һәрвакыт җитәрлек көчкә һәм энтузиазмга ия булуыгызны телибез», - диелә хатта.

Элегрәк Илһам Миңнеханович социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә узган атнада Сватов һәм Херсон юнәлешләрендә хәрби операция зонасыннан кайтканын, анда офицерлар  һәм мобилизацияләнгән питрәчлеләр белән очрашканын хәбәр иткән иде. 

«Егетләргә 2,5 тонна гуманитар йөк: генератор, азык-төлек, хуҗалык товарлары, медикаментлар, маскировка челтәрләре, шулай ук 2 Шевроле Нива автомобиле китердек», - дип сөйләде ул.

Сугышчылар исә үз чиратында барлык питрәчлеләргә һәм татарстанлыларга «сәлам» тапшырдылар, битараф булмаган кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса