Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы Көек авылында күп функцияле офисы ачарга телиләр

Бу инициатива белән Татарстан Республикасы КФҮ директоры Ленара Мозаффарова чыгыш ясады

Питрәч районы Көек авылында күп функцияле үзәк офисы барлыкка килергә мөмкин.

«Хәзерге вакытта авылда яшәүчеләрнең саны 50 меңнән артып китә, бу республиканың уртача шәһәрләре белән чагыштырырлык. Күп функцияле үзәкнең район филиалыннан 30 чакрым ераклыкта булуын исәпкә алып, халык кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен җирле дәүләт хезмәтләре офисын ачуга бик мохтаҗ», - дип ассызыклады Мозаффарова.

Татарстан Республикасы буенча КФҮ директоры республика вице-премьеры Роман Шәйхетдиновка бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итүен һәм Питрәч районы җитәкчелегенә Көек авылында уңайлы бина табарга кушуын сорап мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса