Питрәч районы тикшерү изоляторында тавыш бирү өчен махсус участок оештырылды
Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә
14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сак астында булган, әмма сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгән гражданнар өчен махсус сайлау участоклары эшләячәк. Аларның берсе тикшерү изоляторы режимы гамәлдә булган 3 нче төзәтү колониясендә (Питрәч районы) ачылачак.
Бу бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, сак астында тоту урыннарында булачак, әмма югары вазифаи затларны сайлаулар уза торган башка төбәкләрдә теркәлгән гражданнарга сайлау хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Карар Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә кабул ителде һәм федераль, республика сайлау законнарына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа