Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында «Әлбәден» фестивалендә Олег Газманов чыгыш ясаячак

Артист «Русский мир» дип аталган махсус программас тәкъдим итәчәк

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

21-22 июньдә Питрәч районы Әлбәден авылында тарихи реконструкция фестивале узачак. Беренче көннең әһәмиятле вакыйгасы – Россиянең халык һәм атказанган артисты, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры Олег Газманов чыгышы булачак.

Артист «Русский мир» дип аталган махсус программа тәкъдим итәчәк. Концерт махсус хәрби операция сугышчыларына багышланачак.

Газманов чыгышыннан тыш, фестиваль кунакларын Питрәч районының иң яхшы башкаручылары – Республика һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан патриотик сәхнә артистлары катнашында бай эчтәлекле концерт программасы көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса