Питрәч районында алмашынучан болытлы һава көтелә
Җәмгыять

Питрәч районында алмашынучан болытлы һава көтелә

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча

Татарстан Республикасында 14 апрельдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Көндез явым-төшем көтелми.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш юнәлешләрдән җил тизлеге 5-10 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә 0дән -4 градуска кадәр, көндез +10...+13 градуска кадәр җылыначак.. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин – машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга кирәк.