Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында Бөек Ватан сугышында катнашкан өч кеше яши

Алар бүген безнең белән Җиңүнең 79 еллыгын каршылый.

Сугыштагы солдат көн саен, минут саен үз тормышын куркыныч астына куя. Бөек Ватан сугышы фронтына киткән җиде мең питрәчленең 1100е генә кире туган якларына әйләнеп кайткан, аларның өчесе бүген безнең белән Җиңүнең 79 еллыгын каршылый.

“Әти, йөзеңне җыерма!” – ди Бөек Ватан сугышы ветеранының улы Владимир Макаров әтисенә. Без махсус аны газета өчен фотога төшерергә килдек.

97 яшьлек Алексей Петрович улының сүзен тыңлап, бераз елмаеп җибәрде, иңбашларын турайтыбрак куйды. Ветеран үзе сөйләмәсә дә, аның батырлыгы турында орденнары һәм медальләре сөйли, мин аның күкрәгендә аларны 20ләп санадым. Алексей Петрович янында тормыш иптәше Прасковья Ивановна һәм улы Алексей. Ир белән хатын 70 елдан артык бергә яшиләр. Аларга иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынышып олы яшькә кадәр бергә яшәү насыйп булган.

96 яшьлек Рияз Мәхмүтов кызы белән яши, ә 98 яшьлек Павел Корчагин янына даими рәвештә социаль хезмәткәр килә. Икесе дә Кощак авылында яшиләр.

Мәктәп отрядлары аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, шул исәптән алар тыл хезмәтчәннәрен дә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын да игътибарсыз калдырмый. Район җитәкчелеге безнең ветераннарга зур игътибар бирә. Ватанны саклаучылар көне, туган көннәре һәм башка бәйрәм көннәрендә, иң мөһим бәйрәм – Җиңү көнендә алар янына шәхсән баралар.

– Мөгаен, 9 майда Питрәчкә бармам, сәламәтлегем мөмкинлек бирми, – диде Павел Семенович. – Ләкин кайда гына булсам да, өйдәме яки парадтамы, бу көнне мине шатлык һәм горурлык хисе биләп ала, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса