Питрәч районында яшь әниләр өчен яңа түләү кертелде
Җәмгыять

Питрәч районында яшь әниләр өчен яңа түләү кертелде

Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә

Районда бала туган гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә керде. Сүз бала туганда бер тапкыр түләү турында бара. Аны яшәү урыны буенча Питрәч районында теркәлгән һәм җирле ЗАГС бүлегендә яңа туган баланы теркәү өчен документлар тапшырган хатын-кызлар алырга мөмкин.

Түләүгә балалары 2026 елның 9 июненнән – карар законлы көченә кергән көннән соң туган әниләр исәп тота ала. Матди ярдәм алуга гаризаны бала тапканнан соң ярты ел эчендә бирергә кирәк.

– Түләү автомат рәвештә түгел, ә гариза тапшыру буенча бирелә, – дип билгеләп үтә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева. – Бүгенге көнгә түләүне җиде хатын-кыз алды инде. Тагын алты хатын-кызга карата боерык чыгарылган.

Түләү алучыларның берсе – күп балалы Сәйфетдиновлар гаиләсе: Питрәчтән Алсу һәм Илфат. Аларның кече балалары Исламга – берничә ай, уртанчы уллары Самирга – ике, олы кызлары Айсылуга ун яшь. Ир белән хатын инде унбер ел бергә.

– Сертификат өчен зур рәхмәт, бу безнең өчен зур шатлык. Аның турында беркайчан да ишетмәдек һәм уйламадык та. Аны гамәлгә куючыларга рәхмәт белдерәбез, – ди әни кеше.

Пособие рәсмиләштерү өчен гариза, баланың туу турында таныклыгы күчермәсен, яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык күчермәсен (8 нче форма), теркәлү турында тамгалы ана паспорты күчермәсен, мөрәҗәгать итүченең ИНН һәм банк счеты реквизитларын бирү таләп ителә.

– Хәзер бала таба торган медицина учреждениеләре, кагыйдә буларак, аналарга “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бала туу турында электрон медицина таныклыгы бирәләр, – дип аңлата Рәшидә Сәхәбиева. – Һәм ата-аналар баланы яшәү урыны буенча теркәү турында гаризаны шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” аша, өйдән чыкмыйча гына бирә алалар. Тәүлек дәвамында аларның гаризаларын эшкәртергә тиешләр. Аннары, алар катнашыннан башка, таныклык әзерләнә. Бары тик язылырга һәм әзер документны алырга килергә генә кала.

Шушы көннәрдә Шәле авылыннан Фәндия Сәйфетдинова да гариза биргән. Ул да күп балалы әни. Хастаханәдә башка бала табучы хатыннардан түләү турында ишеткән, интернеттан караган, мәгълүмат белән танышкан һәм ярдәмнән файдаланырга булган. Ә выпискадан соң документларны җыеп бүлеккә илткән. Хәзер инде акча көтә.

Фәндия Сәйфетдинова ЗАГС бүлегенә гариза бирергә килгән
Фәндия Сәйфетдинова ЗАГС бүлегенә гариза бирергә килгән

– Безнең районда мондый түләүне уйлап табулары бик яхшы булган. 15 мең сум юлда аунап ятмый. Хәзер чыгымнар күп: биләүгә һәм ясалма туклануга күчтек. Бу акчаны шушы әйберләрне сатып алуга тотачакбыз, – дип уртаклашты Фәндия.

Август аенда җирле ЗАГС бүлегендә 22 бала теркәлгән, июльдә исә бу күрсәткеч ике тапкырга кимрәк булган.