Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында яшәүчеләр идарәче компаниягә ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итте

Нигездә ир-атлар кулына көрәк тотып чыкты

Питрәч районы Царево авылында яшәүчеләр үз йортлары ишегалларын кардан чистартты.

«Халык идарәче компаниягә ярдәм итәргә булды. Күпләр йорт яны территориясен җыештырырга чыкты. Бу кичә кич белән башланды, бүген көндез эстафетаны башка урамнар алды. Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!»- дип шәрехләде вазгыятьне Кощак авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов.

Нигездә ир-атлар кулына көрәк тотып чыкты, диелгән хәбәрдә.

Видеороликларның берсендә кар чистартучылар Россия гимны астында эшли.

«Коммуналь хезмәтләр 100 процент эшли. Сабыр булыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте Питрәч халкына муниципалитет җитәкчесе Илһам Кашапов социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса