Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында кар һәм бозлавык көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә

Питрәч районында 28 апрельдә явым-төшемле болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән кар һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә.

Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр көчәячәк, иртән һәм көндез урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 0 °-5 ° С ка кадәр төшсә, көндез термометр баганалары +3..+ 7 ° С ка кадәр күтәреләчәк.

Автомобильчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк: Иртән юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса