Питрәч районында хәрби хезмәткәрләр өчен мендәрләр тегә башладылар
Шулай ук волонтерлар окоп шәмнәре дә ясыйлар.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Күпләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм итәргә тели, нинди ярдәм кирәк икәнен сугышчылар, гадәттә, үзләре әйтә. Алар иҗтимагый төркемнәр яки туганнары аша үз үтенечләрен җиткерәләр. ТР Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов активист, Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдиновка мендәрләр кирәклеген әйтте.
Чыты волонтерлары инде 40ка якын мендәр ясаганнар. Бу көннәрдә тагын шуның кадәр үк тегәргә җыеналар. Алар кечкенә, үзең белән йөртер өчен җиңел – бу исәпкә алынырга тиешле төп шарт. Төсе, йомшаклыгы һәркемнең үз ихтыярында. Безнең өчен гади урын-җир кирәк-ярагы, махсус хәрби операциядәгеләр өчен тиз генә беркаян да табып булмый торган әйбер. Солдатлар өйдә ияләнгән бик күп уңайлыклардан мәхрүм, шуңа күрә мендәргә ятып йоклау, азрак ял итеп алу аларның көнкүрешенә бераз гына булса да уңайлылык бирәчәк.
– Бу эшне башлау җиңел булмады, – дип сөйли Миннур. – Башта мендәр тышы тегәргә яраклы нык материалны кайдан алырга белмәдек, эченә иске куртка һәм пальтолар эчлекләрен тутырырбыз дип уйладык. Әмма барысы да хәл ителде, безгә бәхет елмайды. Мебель ясау белән шөгыльләнүче Илназ һәм Илгиз Кәримовлар безгә синтепонны бушлай бирделәр. Безнең авылдан милли киемнәр тегүче Рамилә Гайнетдинова безгә ике капчык тукыма бирде.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Һәр эштә беренче коймак төерле булып чыга: башта тегү машиналары ватылды, энәләр туры килмәде. Ләкин тора-бара осталар өйрәнеп бетте һәм хәзер конвейердагы кебек эшлиләр. Берсе материалны үлчи һәм кисә, икенчеләре тегә, өченчеләре эчлекне тутыра һәм яңадан тегүгә тапшыралар. Мендәрләрне кара целлофан пакетларга төрәләр һәм скотч белән ябыштыралар, аннары катыргы тартмага салалар һәм, посылка дымланмасын өчен, яңадан скотч белән ябыштыралар. Мендәрләрнең бер өлешен Питрәч районы аша, бер өлешен Казаннан десантчылар союзы аша җибәрәчәкләр.
Шулай ук волонтерлар окоп шәмнәре дә ясыйлар. Авыл мәдәният йорты гуманитар ярдәм җыю пункты да булып тора. Теләүчеләр беренче кирәк-ярак товарларын бирегә китерә. Кощактан эшмәкәр Линар Садриевтан һәм Нурлаттан “Легенда” хәрбипатриотик клубы тәкъдим иткән мичләрне җибәрәсе бар.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Хәзер бит бөтен җирдә – зур шәһәрләрдә һәм кечкенә авылларда – махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга төрле ысуллар белән ярдәм итәләр, – ди волонтер Гөлфинә Фәйзрахманова. – Миннур кебек бөтен күңелен биреп һәм вакытларын кызганмыйча бу эшне оештыручы кешеләргә рәхмәт. Без булдыра алганча ярдәм итәбез. Без бит пенсионерлар, безгә аралашу да кирәк, эштән дә курыкмыйбыз. Егетләребез генә саусәламәт һәм җиңү белән өйләренә кайтсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа