Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан офицер өч дәүләт бүләгенә ия булды

Махсус хәрби операциядә безнең якташыбыз взвод командирыннан башлап батальон штабы башлыгына кадәр күтәрелә

Фото гаилә архивыннан

Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән вакытта офицер Илшат Гайнуллин өч дәүләт бүләге – Жуков, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Илшат Гайнуллин балачактан ук үзенең бабаларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, аеруча әтисе ягыннан Шәймулла бабасына охшарга теләгән. Бу безнең барыбызга да хас булган ата-бабаларыбыз өчен горурлык кына түгел, ә ниндидер бер үзгә тирән хис була.

Ул яшьтән үк хәрби булырга әзерләнә. Милли көрәш белән шөгыльләнә, ә мәктәптә яраткан предметы тарих була. 2007 елда Казан югары хәрби команда училищесының диңгез пехотасы бүлеген тәмамлый. Шунда ук ВДВ белгечләре әзерләү курсларын уза, 200дән артык тапкыр парашюттан сикерә.

Фото гаилә архивыннан

Хәрби топография, радиация, химик һәм биологик саклану, бронетанк кораллары – Илшат дипломындагы дисциплиналар исемлегенең бик аз өлеше генә. Укуны тәмамларга, тырышлык белән күп нәрсәгә ирешергә мөмкин, әмма бу уку йортына хәрби булу дәрәҗәле булганга гына керергә кирәкми. Югары сыйныф укучылары белән очрашуларда офицер шулай ди. Ул үзе укырга кергәннән алып пенсиягә кадәр үзенең Ватанны саклаучы булуын, теләсә кайсы вакытта аны хезмәткә чакырырга мөмкинлекләрен аңлап курсант була. Һәркем үз теләге белән барырга тиеш. Чыгарылыштан соң аны Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәренә диңгез пехотасы бүлегенә җибәрәләр. Ул анда дүрт ел хезмәт итә һәм отделение таралмаган булса хезмәтен дәвам иткән дә булыр иде. Шуннан соң ул гади тормышка кайта.

Илшат катгый режим һәм устав белән яшәргә шулкадәр күнеккән була, башта хәтта урамга да чыкмаган. “Мин сезнең тормышыгызны аңламыйм”, дип елмая торган булган. Кеше барысына да күнегә, бигрәк тә яхшыга. Ул өйдә дә, эштә дә һәрчак тәртипне, оешканлыкны ярата.

2022 елның октябрендә мобилизация вакытында ул Казанның автотранспорт предприятиесендә эшләгән. Повестканы запастагы офицер инде февральдән, махсус операция турында игълан ителгәннән бирле көткән. Барысын да тиешенчә кабул иткән. Нәкъ шул вакытта диңгезгә кайтырга, хәрби частька урнашырга уйлаган була, ләкин барысы да башкача килеп чыккан.

Фото гаилә архивыннан

Махсус хәрби операциядә безнең якташыбыз взвод командирыннан башлап батальон штабы башлыгына кадәр күтәрелә, аның составында 300гә якын кеше. Гади рядовой үзе өчен генә җавап бирсә, капитан һәр сугышчы өчен җаваплы. Командир – ул үрнәк. Әгәр ул алдан бара икән, аның артыннан ышанычлы рәвештә шәхси состав та барачак, дип саный ул. Егетләрне якларга кирәк булачак икән – моны икеләнмичә эшләячәк. Бер солдат белән алгы сызыктан чыкканда, алар өстенә дрон килә. Бер секунд эчендә офицер сугышчыны читкә этеп җибәрә. Икесе дә яралана, госпитальдә дәваланалар.

Тормыш иптәше Ләйсән әйтүенчә, ул көчле рухлы, нык холыклы, таләпчән, һәрвакыт алга карый. Аларның гаилә коруларына биш ел, шуның яртысы көтүләр, борчылулар белән уза.

Фото гаилә архивыннан

– Без сигез ел очраштык, 2019 елда гына өйләнештек, – дип сөйли тормыш иптәше. – Илшат миңа хәрби булуын, теләсә кайсы вакытта китеп барырга мөмкинлеген баштан ук әйтте. Без бу хәлне ниндидер фаҗигагә әйләндермәскә тырышабыз. Еш кына миңа: “Син офицер хатыны, еларга хакың юк”, ди. Көн саен диярлек аралашабыз, ул дүрт тапкыр ялда булды. Традиция буенча, ул кайткач, аның барлык туганнарын өйгә җыябыз. Соңгы тапкырында аш уздырдык.

Фото гаилә архивыннан

Илшат Гайнуллинның документлары арасында аучылык билеты да бар. Ул ауга йөрергә ярата, хәтта аннан кулына балык тоткан фото да җибәргән. Алгы сызыкта ниләр булуы турында сөйләми – бу хәрби сер, сөйләргә теләми дә. Өйдә барысыннан да арынып торасы һәм туган җирендә булу рәхәтен күбрәк тоеп каласы килә. Ләкин отпуск вакытында да хәрби операциядагы егетләр өчен борчылудан туктамый. Мөмкинлек булганда алар белән элемтәгә керә, барысын да контрольдә тота. Аның хыялы – шәхси составны югалтмыйча җиңү белән кайту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса