Питрәч районыннан хаҗ кылучылар Мәккәгә бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар
Һәр мөселман үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга хыяллана. Аның барлык гыйбадәтләрен дөрес үтәгән кеше гөнаһлардан тулысынча азат ителә һәм аның җаны сабый җаны кебек чиста була дип санала.
Кайбер питрәчлеләргә изге җирдә булу бәхете насыйп булды.
.jpg)
ЙОЛАНЫ ҮЗЕ ӨЧЕН ГЕНӘ ТҮГЕЛ, ЯКЫННАРЫ ӨЧЕН ДӘ ҮТӘГӘН
Хәрби операция зонасында һәлак булганнарның туганнарына һәртөрле ярдәм күрсәтелә, аларның берсе хаҗга бушлай юллама булды. Аны улын югалткан Зәкәрия Хаметовка да тәкъдим итәләр. Аның сәяхәте 29 көн дәвам итә. Казан-Дубай-Согуд Гарәбстаны: төп урынга шундый маршрут салынган.
– Мәккәгә автобус белән килеп җиткәч, тәрәздән карадым, анда барысы да сәер булып тоелды. Тирә-якта бернәрсә дә үсми, таулар, чүлләр генә. Урамда 50 градус эсселек, – дип билгеләп үтте ул.
Кунакларга кунакханә бирәләр, кич белән барысы да дөньядагы иң зур Әл-Харам мәчетенә баралар. Куб рәвешендәге изге корылма – Кәгъбәне җиде тапкыр әйләнеп үткәннәр. Анда кешенең бик күп булуы турында әйтеп узды.
– Кешеләр елга кебек агыла, баруы авыр иде. Бер әйләнеш якынча бер километр, һәм һәр әйләнеш саен дога укыйсың. Аннары зәм-зәм суын эчәсең һәм ике чокыр арасын үтәсең, тагын җиде тапкыр берәр километр. Шулай итеп, барлыгы 14 километр юл үтәсең. Кич белән кайткач, чәчләреңне кисәргә кирәк. Бу гамәлләрнең барысы да гомрә дип атала, – дип тәфсилләп аңлатты хаҗи.
.jpg)
Аннан соң аны төп хаҗ көтә. Зәкәрия Рузук улы күпмедер вакыт палатка шәһәре буларак билгеле булган Минада була, шунда яшиләр, матрасларда йоклыйлар. Көне буе дога кылып Гарәфә тавында басып тора. Муздалифа үзәнлегендә стенага ыргыту өчен шешәләргә 70 вак таш җыя, бу йола явыз җаннарны кыйнауны аңлата. Шуннан соң корбанга хайван чалалар.
– Анда курорт шифаханәсе түгел, бу – хезмәт, авыр хезмәт. Температура үзгәрү сәбәпле, кондиционер аркасында өч тапкыр авырдым. Мин тулы хаҗ үттем, шуңа күрә минем тагын берәрсе өчен гомрә кабатларга хокукым бар иде, моны мәрхүм хатыным белән улым өчен эшләдем, шулай ук хәзерге хатыным өчен дә, – дип санап чыкты Зәкәрия Рузук улы.
Калган көннәрдә ул Мәдинә шәһәрендә була.
ХАҖ ВАКЫТЫНДА ИРЕН ЮГАЛТКАН
Элиза Садыйкова, Шәледә аны Марьямбикә дип йөртәләр, хаҗ кылу турында бик еш уйлана торган була, ләкин авыру ире Мөхәммәт Хәмит улын калдырып китә алмый. Изге урынга бару мөмкинлеге тугач, ул аннан баш тартмый. Язмыш ихтыяры белән, хатыны киткәч, аның ире бакыйлыкка күчкән.
– Аллаһны яки ирне сайларга кирәк иде. Улларым беренчесен киңәш иттеләр, мин аларны тыңладым. Мөхәммәтне аның Пермь өлкәсеннән укучысы һәм балаларыбыз карады. Мин бер айга якын өйдә булмадым. Хаҗга уртанчы улым белән бергә бардым. Ул миңа башта әтисенең үлгәнен әйтмәде. Ике көннән соң мин бу хакта телефон аша белдем, – дип сөйләде Элиза Сәрдәровна.
Ул туганнарының аш үткәрергә җыенулары турындагы хәбәрне укый. Башта, алар бәйрәм өстәле әзерлиләрдер, дип уйлый. Соңрак аның иренең ашы икәнен аңлый. “Улым янымда булмаса, гыйбадәтләрне тулысынча үти алмас идем, чөнки бу хәбәрне авыр кабул иттем”, ди. Аны зурлап җирләгәннәр. Авылдашлар, шәкертләре, бөтен авыл җыелган, әмма мин генә булмадым. Мин чит кешенең өенә кайткан кебек кайттым. Ул каядыр чыгып, тиздән кире кайтыр кебек тоелды, ләкин ул инде кире кайтмаячак, – диде тол хатын.
Диндә туры килү һәм очраклылык юк, барысы да алдан билгеләнгән. Элиза Сәрдәровна ирен соңгы юлга озатырга теләгән, әмма бу тормышка ашмаган. Димәк, шулай язылган.
– Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә. Ул мине бабам, әтием, башка туганнарым аяк басмаган урынга алып барды. Әни ягыннан бабаем мулла булган, аны репрессия вакытында атып үтергәннәр. Минем анда баруым юкка түгел, дигән нәтиҗәгә килдем. Аллаһ барысын да күрә, аңлый һәм, һичшиксез, кабул итәчәк, – дип тәмамлады сүзен Элиза Сәрдәровна.
“АННАН САБЫРЛЫК АЛЫП КАЙТТЫМ”
Хаҗ турлары кыйммәт, шуңа күрә аны һәркем дә сатып ала алмый. Шәле авылында яшәүче Хатирә Айтуганова моның өчен берничә ел акча җыйса да, кирәкле сумманы туплый алмаган.
– 2007 елда хаҗга бару теләге уянды, – дип сүзен башлады Хатирә Гыйльми кызы. Ләкин моның өчен мөмкинлек булмады, шулкадәр барасым килде, хәтта җәяү барырга әзер идем. 16 ел эчендә, 100, 200, 300 сум акча салып 45 мең җыйдым, әмма мин алар белән генә барып җитә алмый идем анда, – диде ул.
Шул вакытта пенсионер җирле мәдрәсәгә килгән авылдашы, Россия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннән ярдәм сорарга була. Җавап итеп ул аңа чит ил паспорты әзерләргә куша.
– Ул көннәрдә мин үземне җиденче кат күктә кебек хис иттем, беренче булып шатлыклы хәбәрне улыма җиткердем. Ул минем анда барырга теләгәнемне белә иде, кайчан да булса минем өчен кирәкле сумманы җыям да дигән иде. Аңа сез кредитлар түлисез, сезнең мөмкинлегегез юк, дидем. “Әни, барып, күрергә язса иде, инде күптәннән барасың килә иде бит”, дип улым да бик куанды, шулай ук якын күршеләрем дә шатлыгымны бергә уртаклашты, – дип искә алды Хатирә Гыйльми кызы.
Әмма аңа каршы төшүчеләр дә табылмый калмый. “Нишләп ул бара да, ник без бармыйбыз?”, дип ризасызлык белдерәләр. Өстәвенә, коронавирус аркасында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бару тыелган, аңа 67 яшь була. Боларның барысына да карамастан, 2023 елда Хатирә Гыйльми кызына Хаҗга бару насыйп була.
– Мин дә Аллаһы Тәгаләнең кунагы булдым, ул да мине үз кунагы итеп кабул итте. Анда биш миллион кеше иде, мин аннан хаҗия булып кайттым. Анда һәркем президент та, көтүче дә бертигез. Янәшәдә кешеләр бик күп, ләкин сабыр булырга кирәк, башкаларны этәргә ярамый, аягыңа бассалар да дәшмәскә кирәк. Мин аннан сабырлык алып кайттым. Мин һәркем өчен дога кылдым: балаларга, хәзерге һәм булачак оныкларга, күршеләргә, ватандашларга. Шулай ук барырга теләүчеләргә дә, бездән соң капкалар ачык калды, барсыннар, күрсеннәр. Өйгә кайткач, капканы ачып кердем һәм миннән ниндидер йөк төшкән кебек булды. Өйгә кердем, ул шундый нурлы, якты иде. Минем өчен бу хаҗның кабул ителүенең билгесе булды,– дип нәтиҗә ясады Хатирә Гыйльми кызы.
“АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ҮЗЕ ЧАКЫРА ҺӘМ МОНЫҢ ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР ТУДЫРА”
Илсөяр Нугаева Согуд Гарәбстанына икенче тапкыр барган, беренче тапкыр 2014 елда ире белән бергә барган була. Һәрберсенә 142 мең сум акча тотканнар.
– Анда җиңел булмый, бу диңгез буенда ял итү түгел, авырлыклар булырга тиеш, аның мәгънәсе дә шунда. Элек без әби-бабаларыбызны яшәр өчен дөрес урын сайламаган, дип уйлый идек, җәй буе башыңны күтәрмичә бакчада һәм басуда эшлисең, кышка әзерләнәсең. Ә аннан кайткач, без иң яхшы урында яшибез икән диясең. Хаҗ вакыты җитүгә күңел шунда тартыла. Сабантуйда ат чабышка ашкынган кебек, мин дә шулай, хәтта төнлә дә бу уй йокы бирми, – диде чагыштырып Илсөяр Минзаһит кызы.
Ул вакытта алар эшләгән, хәзер бер пенсиягә генә барып булмас иде. Бер көнне туганы аның кулына акча салынган конверт тоттырган һәм “бар” дигән. – Ни өчен кеше кабат-кабат шунда бара? Чөнки безне анда Аллаһы Тәгалә үзе чакыра һәм моның өчен мөмкинлекләр тудыра, – дип ышандыра Илсөяр Минзаһит кызы.
“БАРЫСЫН ДА МӘЧЕТКӘ ҖЫЯРМЫН ДИП СҮЗ БИРДЕМ"
.jpg)
Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Гөлсинур Зарипова да хаҗ кылган, әмма бераз алданрак – гыйнварда, безнең бу геройлар июнь аенда барган. Бу вакыйга хөрмәтенә ул дини бәйрәм үткәрергә карар итә, анда вәгазь укыйлар, сыйлыйлар. Төп ризык Корбанга чалынган сарык итеннән пешерелгән шулпа була. Өстәлне әзерләргә туганнары һәм дуслары ярдәм итә. Аш әзерләү өчен итне биш гаилә тапшыра. Аны 20 литрлы ике зур казанда пешерәләр.
– Мин мәҗлесне икенче ел рәттән үткәрәм. Мин барып кайтканнан соң барысын да мәчеткә җыям, – дип сүз биргән идем.
Гөлсинур Галләм кызы үзенең сүзендә торуын билгеләп үтте. Бергә җыелып ашаганнан соң, барлык катнашучылар күмәк намаз укыдылар. 50дән артык кунак җыелды: 36 хатын-кыз, 18 ир-ат. Алар – районда яшәүчеләр һәм кунаклар. Шулай ук җыелганнарга Зәм-зәм чишмәсеннән алып кайткан изге суны да авыз итеп карарга насыйп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia