Аның өчен рәсми сайтта тавыш бирергә мөмкин
7 сентябрьдән 16 сентябрьгә кадәр Татарстанда яшәүчеләр онлайн-тавыш бирү юлы белән республиканың иң яхшы участковыен сайлый ала. Конкурста Питрәч районыннан Әхмәтов Руслан Мансур улы катнаша.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин: https://16.мвд.рф/всероссийский-конкурс-народный-участковы.
Җиңүче республика данын октябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгариф оешмаларының берсендә узачак финал этабында тәкъдим итәчәк.
Бүләкләү РФ Эчке эшләр министрлыгында участковый көне алдыннан — 17 ноябрьдә булачак.