Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәч ЗАГС бүлегендә йөзенче пар язылышты

Кощак авылында яшәүче Ирина Здобяхина һәм Илья Казаков йөзенче юбилей парлары булдылар.

7 ел элек февраль аенда таныштык. Без авылдашлар, икебез дә Кощактан. Бервакыт автобустан чыкканда аны күреп алдым һәм шунда ук гашыйк булдым, аның минем язмышым булуын аңладым, - дип сөйләде Илья.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин яшьләрне туй көне белән котлады һәм аларга чәчәк бәйләме тапшырды. Котлауларга ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева да кушылды. Ул никахлашу тантанасын алып барды. Гашыйклар рәсми рәвештә бер-берсенә «әйе» дип вәгъдә бирде. Имзаларын куйгач, алар балдаклар алмаштылар, бер-берсен котладылар, парлап биеделәр. Аларны
ата-аналары сокланып күзәтеп торды. Алар да балаларын шундый истәлекле вакыйга белән кайнар котладылар.

Хатынлыкка алгансың икән инде, кызымны кадерләп сакла!", - диде кәләшнең әтисе кияүгә.

 

Барысы да яхшы булыр", - дип ышандырды Илья.

Быел районда яңа өйләнешүчеләр саны 100дән артыграк. Чөнки кайберәүләр, еш кына никахларын теркәү өчен Казан шәһәрендәге, яисә башка ЗАГСларны сайлый.

Статистика мәгълүматларына караганда, 2022 елның гыйнварыннан июль аена кадәр безнең районда 185 яңа гаилә барлыкка килгән. Ягъни яңа өйләнешүчеләрнең яртысы рәсми рәвештә Питрәч районыннан читтә үзләренең никахларын рәсмиләштергән, - дип билгеләп үтте Рәшидә Рәшидовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса