Питрәчтә көчле җил һәм 18 градуска кадәр җылылык көтелә
Җәмгыять

Питрәчтә көчле җил һәм 18 градуска кадәр җылылык көтелә

Бу хакта республика Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Питрәчтә көндез җилнең көчәюе көтелә – аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. 

Атнаның беренче көнендә аязучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Көндезге температура +13..+18 градуска җитәчәк.