Питрәчтә «Спорт легендалары» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр
Экспозиция районның үткән һәм хәзерге күренекле спортчылары турында сөйли

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Питрәч туган якны өйрәнү музеенда районның иң яхшы спортчыларына багышланган «Спорт легендалары» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция җирле спорт тарихына сәяхәт булды. Ул ветеран Гайнетдин Мөхәммәдиевтән башлап гамәлдәге спортчы Артур Макаровка кадәр 30лап исемне берләштергән. Чарага районның спорт данын тудыручылар: мастерлар һәм тренерлар, ветераннар һәм аларның дәвамчылары, шулай ук республика кунаклары җыелды.
Спорт мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының физик культура отличнигы Алексей Чукуров билгеләп үткәнчә, күргәзмәне булдыру эше бик җентекле булган.
- Бу эш җиңел булмады һәм зур хезмәт таләп итте. Без бөртекләп мәгълүмат җыйдык, ветераннар, аларның гаиләләре белән шалтыратыштык. Биредә чыннан да уникаль экспонатлар урын алган, мисал өчен, дөнья чемпионы поясы тәкъдим ителгән, - дип уртаклашты Алексей Иванович.
Проектны оештыручы һәм меценаты – РСФСРның спорт мастеры, милли көрәш буенча Россия чемпионы һәм Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Тимербаев. Тумышы белән ул Чыты авылыннан.
- Күргәзмә идеясе баштан ук Алексей Чукуровныкы иде, һәм без аны бергәләп эшләдек һәм гамәлгә ашырдык. Монда минем шәхси әйберләрем дә бар: фотосурәтләр, значок һәм РФ атказанган тренеры таныклыгы. Минемчә, мондый күргәзмә патриотик тәрбиянең көчле коралы булып хезмәт итә. Безнең районда яшәүче балалар һәм яшь спортчылар аларга тиңләшергә һәм шундый ук биеклеккә омтылырга тиеш, - дип ассызыклады Вакыйф Бариевич.
Күргәзмә 8 ноябрьдә билгеләп үтелә торган спорт ветераннары көненә багышланганды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен Вакыйф Тимербаевка Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук спорт үсешенә зур өлеш керткән унга якын кунак грамота һәм сертификатлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia