Питрәчтә сугышчыларга медикаментлар сатып алу өчен акча җыю алып барыла
Шулай ук теләсә нинди ысул белән ярдәм итәргә мөмкин
Питрәч авылыннан хәрби хезмәткәрнең әнисе Марина Демидович волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Хәзер ул СВО зонасына сугышчылар заявкасы буенча медикаментлар сатып алу өчен акча җыюны алып бара.
“Безнең Ватанны саклаучылар анда үз гомерләре бәрабәренә бәйрәмнәр тыныч узсын өчен тырышалар. Алар анда безнең өчен, ә без монда алар өчен тырышырга тиешбез. Бергә без көчле!” – дип язган Марина Анатольевна социаль челтәрләрдәге аккаунтында һәм һәркемгә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән.
Шулай ук теләсә нинди ысул белән ярдәм итәргә мөмкин: килеп маскировка челтәрләрен үрергә, продуктлар яки шәхси гигиена чараларын тапшырырга була.
Медикаментлар сатып алырга акча кертергә теләүчеләр аларны 89372997948 телефон номерына беркетелгән банк картасына (Сбербанк, Марина Анатольевна Д.) күчерә ала, “На медицину СВО” дип язарга кирәк.
Кемнең вакыты һәм мөмкинлеге бар, ул үзе нәрсәгәдер заказ бирергә һәм ватсапка 89372997948 номеры буенча товар алу өчен штрих-код җибәрергә мөмкин. Медикаментлар исемлеген шулай ук номер буенча шалтыратып ачыкларга яки исемлек белән Марина Демидовичның шәхси битендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа